Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Истәлекле каникуллар

13нче гимназия-интернат укучылары сәяхәт итәргә ярата: Һиндстан, Норвегия, Румыния... Әмма бу сәяхәтләр тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара олимпиадаларда катнашу белән бәйле. Җәен гимназиянең дүрт укучысы, укытучылары Тимур Әһлиев һәм тәрбиячеләре Наилә Мөхәммәтшина белән, Таиландка барып кайткан. Октябрьдә исә андагы балаларны бездә кабул иттеләр. Минем алдымда мөлаем, ачык йөзле сигез Таиланд кунагы...

13нче гимназия-интернат укучылары сәяхәт итәргә ярата: Һиндстан, Норвегия, Румыния... Әмма бу сәяхәтләр тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара олимпиадаларда катнашу белән бәйле. Җәен гимназиянең дүрт укучысы, укытучылары Тимур Әһлиев һәм тәрбиячеләре Наилә Мөхәммәтшина белән, Таиландка барып кайткан. Октябрьдә исә андагы балаларны бездә кабул иттеләр.
Минем алдымда мөлаем, ачык йөзле сигез Таиланд кунагы утыра: 11нче, 12нче сыйныфларда белем алучы алты укучы һәм ике укытучы. Алар бер-берсеннән һич тә аерылмый кебек. Бераздан укытучыларныӊ үз-үзләрен тотышы, киемнәре үзгәрәк булуына игътибар итәсеӊ. Йөзләрендә җитдилек тә бар. Алар янында - Таиландка барган дүрт кыз һәм укытучы Тимур Әһлиев.
- Лицей-интернат директоры Рөстәм Шакиров Мәскәүдә Таиланд коллегалары белән аралашкач, укучылар алышу турында килешкәннәр. Аларга бездә мәктәпләрнең белем бирү үсешен тәэмин итүдә күп эшләве, югары нәтиҗәләргә ирешүебез ошый. Аннары хөкүмәт тә моӊа зур күләмдә акча бүлеп бирә, бу исә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә, - дип аӊлата Тимур әфәнде.
Чит илгә барачак кызлар берничә критерий буенча сайланган: укуда югары нәтиҗәләргә ирешү, инглиз телен камил белү һәм әти-әниләренеӊ бару-кайту чыгымнарын каплау мөмкинлеге булу. Таиландны күрү, яӊа кешеләр белән танышу бәхетенә Влада Бутаева, Алия Мөхәммәтҗанова, Диләрә Мәхмүтова, Дарья Гришина ия булган. Ә менә яшәүне, экскурсияләрне, ашатуны кунак итүче як үз өстенә алган.
- Моӊа кадәр безгә Япониядән, Кореядән килгәннәре бар иде, - ди тай теле укытучысы Тай. - Ә менә европалыларны күргән юк иде әле. Шуӊа күрә бу очрашуны түземсезләнеп көттек. 12 сәгать буе самолетта очкан Татарстан кунакларын каршылап, мәктәпкә алып кайтканнар, экскурсия үткәргәннәр.
- Икенче көнне без мәктәпкә бардык. Укучылар биредә башта дога кылалар, аларныӊ төп дине - буддизм. Аннары без барысын да сәламләп, бераз үзебез турында сөйләдек, бүләкләр - төрле
сувенирлар һәм чәк-чәк тараттык, - дип искә ала Влада. - Укучылар безгә мәктәп логотибы төшерелгән пакетлар, футболка һәм сувенирлар бүләк итте.
Бангкок шәһәрендә урнашкан әлеге мәктәп-интернат - сәләтле балалар өчен академия дип атала. Анда унынчы сыйныфтан һәм бары тик имтихан алып кына кабул итәләр. Бирегә укучылар Таиландныӊ төрле өлкәләреннән җыелган.
- Безнеӊ гимназиядә гуманитар фәннәргә игътибар күбрәк бирелсә, анда, киресенчә, техник һәм фәнни якка тартым, - дип дәвам итәләр кызлар. - Барлык дәресләр (тай теленнән башка) инглиз телендә алып барыла. Бер дәрес бер сәгать дәвам итә, көненә 8-9 дәрес керә. Ѳй эше дә бирелә. Каникуллар бик аз, октябрь аенда - бер атна һәм апрельдә - бер ай. Өч ел дәвамында балалар даими укыйлар дисәӊ дә дөрес булыр.
Ике атна сизелмичә дә үткән: кунаклар экскурсиягә барган, математика, инглиз теле һәм биология дәресләрендә булган, тай телен өйрәнгән, милли бию серләренә төшенгән һәм милли аш пешерергә өйрәнгән. Ашларына күнегү авыр булган- бик борычлы икән.
Кызлар психология дәресләрен ошаткан. Биредә укытучылар үзеӊне ничек тотарга, башкаларга карата ачык булырга өйрәтә, ораторлык сәнгате дә укытыла. Чыгыш ясаганда укучылар оялып тормый.
- Бездә дә психология фәне укытылса, әйбәт булыр иде, - дип хыялланып алды гимназия укучылары. - Матур итеп чыгыш ясарга өйрәнү, презентация ясаганда нинди төсләр сайларга кирәклеген белү, төсләрнеӊ кешегә ничек тәэсир итүе - күпме файдалы мәгълүмат бит бу! Без психология буенча уртак фәнни проект әзерләү турында сөйләштек. Якын киләчәктә темасы билгеле булачак.
Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, ай ярымлап вакыт узгач, Түбән Кама үзе дә Таиланд кунакларын кабул итте. Бер көнгә алданрак килгән мәктәп директоры Казан Федераль университеты, Иннополис белән танышкан, Казандагы 2нче лицей-интернатта кунакта булган. Икенче көнне завуч, ике укытучы һәм укучылар килеп төшкәч, Казан Кремленә һәм Казанка ярына экскурсия уздырылган.
Таиландлылар үзләре белән күп итеп җылы кием алып килгәннәр. Октябрь башында көннәр җылы һәм кояшлы булуга карамастан, туӊалар. Анысы аӊлашыла да: аларда кышын да 15-20 градус җылы була.
Кунаклар дәресләргә дә йөрде. Татар һәм рус теле дәресендә булганнан соң, алар матур итеп исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, рәхмәт әйтә беләләр. Бигрәк тә татарча матур килеп чыга. Гимназия укучылары белән һәр кич диярлек аралашу сәгатьләре уздырылган.
Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә, тайларга биредә бар ризык та төче булып тоелган. Шуӊа күрәдер, үзләре белән тәмләткечләр алганнар. Алар пылау, кыздырылган тавык һәм изгән бәрәӊгене ошатканнар.
Таиланд кунаклары өчен мәдәни программа да әзерләнгән.
- Без Лемаев скверына һәм Гаилә паркына бардык. Хоккей карадык. Боз сарае бик тә ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклаша физика укытучысы Март. - Шәһәрегез чисталыгы, пөхтәлеге белән тартып тора.
Чит ил кызлары һәм егетләре татар биюен өйрәнгән, өчпочмак ясау буенча мастер-класс үткән, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә булган. Кунакларга түбәнкамалыларның тәртипле булулары, юлны тиешле урында чыгулары, юллардагы куркынычсызлык шартлары да ошаган (гимназия укучылары сөйләвенчә, Таиландта юл аша узу бик куркыныч).
«Бу уку йортыннан үрнәк алып, мәктәбегездә ниләр кулланыр идегез?» - дигән сорауга алар:
- Гимназиядә һәр сыйныфныӊ үз тәрбиячесе булу - уӊай күренеш. Безнеӊ мәктәптә дүрт интернат: икесе - малайлар өчен, берсе - кызларныкы, тагын берсендә укучылар тора. Һәр интернат өчен бер җаваплы кеше билгеләнгән, бу аз, - диделәр.
Таиланд укучыларыныӊ бер атналык каникуллары тәмамланды. Алар үзләре белән чәкчәк, чәй, сувенирлар, «Аленка» шоколады һәм онытылмас тәэсирләр алып китте. Әмма дуслык җепләре өзелмәс: кызлар-егетләр интернет аша аралашырга сүз куешкан, аннары уртак проектны әзерләргә дә кирәк бит әле.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X