Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Искә алдылар

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел булды. Бу вакыйганы Түбән Камада да билгеләп уздылар. Еллар дәвамында килгән гадәт буенча, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелды. Бирегә әфганчы-ветераннар һәм уллары «кайнар нокта»ларда һәлак булган солдатларның аналары килгән иде. Алар, күз яшьләре белән, баланы югалту ачысының беркайчан да бетмәве, ә менә мондый көннәрдә улларын...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел булды. Бу вакыйганы Түбән Камада да билгеләп уздылар. Еллар дәвамында килгән гадәт буенча, сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелды.
Бирегә әфганчы-ветераннар һәм уллары «кайнар нокта»ларда һәлак булган солдатларның аналары килгән иде. Алар, күз яшьләре белән, баланы югалту ачысының беркайчан да бетмәве, ә менә мондый көннәрдә улларын да көрәштәш дуслары янәшәсендә итеп тоюлары хакында сөйләделәр.
Митингта, шулай ук, «Чечен сугышы» дип аталган мәхшәрдән әйләнеп кайта алмаган егетләрнең аналары да катнашты. Алар барысы да бер гаилә кебек - бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Солдат аналары әйтүенчә, шулай булганда гына кыенлыкларны җиңү ансатрак.
Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов үз чыгышында әлеге чараның әһәмияте турындә сөйләде. Алга таба чыгыш ясаучылар да яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, шушындый тарихи вакыйгаларны белү кирәклеген ассызыкладылар.
Соңыннан барысы да бердәм рәвештә һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев