Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ишегалларын яңарталар

2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырылачак. Бу хакта Түбән Кама матбугат чаралары хәбәрчеләре белән очрашуда, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин хәбәр итте.

Программа кысаларында юллар төзекләндерелә, урамнарга яктырткычлар куела яки алыштырыла, яшелләндерү эшләре алып барыла; балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары урнаштырыла; эскәмияләр, урналар куела, каты көнкүреш чүпләр мәйданчыклары оештырыла. 2020 елга 111 ишегалдын яңартуга 1,256 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
– Әлегә ишегалларын тикшерү бара, схемалар төзелә. Бу эштә территориаль-иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре һәм йорт өчен җаваплылар бик актив катнаша. Якын арада кешеләр белән очрашып, фикерләрен сораша башлаячакбыз, чөнки иң беренче чиратта ишегалды алар тәкъдимнәре буенча яңартылачак. Программа өч ел дәвам итәчәк. Быел аңа керәчәк йорт ишегаллары исемлеге дә инде билгеле, – дип аңлатты Денис Баландин.
Исемлекне якын арада газетабызда да бастырачакбыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев