Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ишегаллары да, юллар да яңартыла

Түбән Камада Гражданнар инициативасы штабы күчмә киңәшмә уздырган.

Хәмзә Баһманов җитәкчелегендәге штаб әгъзалары һәм экспертлар Шинчылар урамына, «Гаилә» паркына барганнар, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы
автомобиль юллары» милли проект буенча фикер алышканнар.
Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалы-гы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин аңлатуынча, быел Түбән Кама муниципаль районында юлларны яңартуга 10 программа буенча 1,85 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, шуның 365 миллион сумы Шинчылар урамындагы 1,9 километр озынлыктагы юлны капиталь төзекләндерүгә сарыф ителгән. Эшчеләр җәй буе туктап тормыйча хезмәт куйдылар, шуңа күрә ул вакытыннан иртәрәк ачылыр, дип көтелә. Киләсе елда Афанас янындагы юл боҗрасын, Вокзал урамы һәм базар яны юлларын төзекләндерергә ниятлиләр.
Киңәшмәдә катнашучылар «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында сораулар биргән. Эш башлар алдыннан, кешеләр белән берничә тапкыр очрашып, проект төзелгән, әле эш барышында да киңәшләшү булган. Архитектор Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, монда иң мөһиме – төзекләндерүгә комплекслы якын килү, республика һәм федераль программалардан файдалану, чөнки ишегалдын яңарту вакытында юлларны дә тәртипкә китерү, машина кую урыннарын киңәйтү, видеокамералар урнаштыру, подъездлар алдын яңарту һ.б. күздә тотыла.
Киңәшмә «Гаилә» паркында тәмамланды. Эмиль Сираҗетдинов киләсе елда төзекләндерүгә чират җитәчәк объектлар турында сөйләде: Кызыл Чишмә экопаркында эшләр дәвам итәчәк, «Кояш аланы»нда экстримпарк төзү буенча шәһәр җитәкчелеге яшьләр белән очрашкан, Корабельная урамында исә сквер булдырырга ниятлиләр.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев