Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

“Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез”

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны искә алдылар. Әлеге чара Россиянең хәрби даны көне кысаларында үтте. Тантанага эзтабар отрядлары, бөек ватан сугышы ветераннары һәм иң мөһиме яшьләр килгән иде. Россиядә хәрби даны көне билгеләп уздылар. 75 ел элек Мәскәү янында Фашист илбасарларына каршы һөҗүм итү башлана. Әлеге көрәштә күпме...

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны искә алдылар. Әлеге чара Россиянең хәрби даны көне кысаларында үтте. Тантанага эзтабар отрядлары, бөек ватан сугышы ветераннары һәм иң мөһиме яшьләр килгән иде.

Россиядә хәрби даны көне билгеләп уздылар. 75 ел элек Мәскәү янында Фашист илбасарларына каршы һөҗүм итү башлана. Әлеге көрәштә күпме кеше һәлак булганын әйтүе авыр. Аларның күбесе - билгесез каһарман булып кала.

"Хәбәрсез югалган" язулы хатлар солдатның якыннары өчен хөкем буларак яңгыраган. Әмма озак еллар дәвамында эзтабар отрядлары билгесез каһарманнарга исемнәрен кайтаралар. Түбән Камада узган тантанада эзтабар отрядлары советы командирлары катнашты.

Киләсе елга эзтабарлар отрядлары 30 экспедициягә чыгар дип көтелә. Болар барысы да бер максат белән эшләнә. Кешеләр хәбәрсез югалган солдат һәйкәле янына түгел, ә туганнары каберенә киләчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

“Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез”

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев