Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иренмәсәң, кызыксынсаң һәм өметләнсәң...

Газета укучыларыбыз арасыннан 294е өмет-ышаныч дигәнен бер дә җуймый, күңелләрендәге кызыксыну чаткысын сүрелдерми, күрәсең. Ни өчен шулаймы? Нәкъ менә шулар редакциягә лотерея билетларын юллаганнар һәм дөрес тә эшләгәннәр, чөнки араларыннан 30ы төрле отышка ия булды. Гадәттә, «Туган як»ка елның икенче яртысына язылганнар арасында үткәрелә торган лотереядә катнашучылар да, уен барышын...

Газета укучыларыбыз арасыннан 294е өмет-ышаныч дигәнен бер дә җуймый, күңелләрендәге кызыксыну чаткысын сүрелдерми, күрәсең. Ни өчен шулаймы? Нәкъ менә шулар редакциягә лотерея билетларын юллаганнар һәм дөрес тә эшләгәннәр, чөнки араларыннан 30ы төрле отышка ия булды.
Гадәттә, «Туган як»ка елның икенче яртысына язылганнар арасында үткәрелә торган лотереядә катнашучылар да, уен барышын карарга килүчеләр дә азрак була, чөнки җәй - бакча чоры. Андыйлар бу юлы да күп түгел иде. Баш редактор Виктор Шадрин газета укучыларыбызны жюридагылар белән таныштырды. Жюри әгъзалары -
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин, Кол Гали исемендәге мил-ли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Түбән Кама ветераннар советы әгъзасы, пенсионерларның «Берегиня» клубы җитәкчесе Земфира Рәхимова.
Үтә күренмәле тартмага салынган билетлар (язуы күренмәслек итеп бөтерелгән) берничә кат болгатылганнан соң, иң зур призларның берсе -«Соляная пещера»га 10 сеанслык абонемент
уйнатылды. Уенның гадел үтүен күзәтеп утыручы газета укучыларыбыз арасыннан Халидә апа Касыймова тартмадагы билетларны үзе тагын бер кат бик тә яхшылап болгатканнан соң, арадан берсен алды. Бу бәхетле би-
лет иясе «Нефтехимик» спорт клубы тренеры Фәргать Садыйков булып чыкты. Шулай итеп, «Соляная пещера»га 2500 сумлык абонемент бик күп танылган спортчылар тәрбияләгән һәм гомере буе «Туган як»ка язылучы хөрмәтле кешегә чыкты.
«Соляная пещера»га 10 сеанслык икенче абонемент шәһәрдә яшәүче пенсионер Мөнҗия Зәйнуллинага чыкты. Андый олы бүләкләрнең тагын берсен - телевизор өчен 20 каналлы приставканы шәһәрдәге пенсионер Халис Хөсәенов килеп алачак.
Калган 27 отышка түбән-
дәге газета укучыларыбыз ия булды.
Бакчада җиләк-җимешкә, яшелчәгә су сиптерү өчен шланг - Ольга Шадрина (шәһәр, пенсионер).
Ачык һавада ит кыздыру җайланмасы - Зөлфәт Садриев (Тоба авылы, «Бәхетле-Агро» хезмәткәре).
Чәй сервизлары - Рамил Хәйруллин (шәһәр, пенсионер) һәм Гөлүсә Данилова (шәһәр, пенсионер).
Салат савыты - Галия Асылкаева (Төзүчеләр поселогы, пенсионер).
Махсус бүләк - Вәсимә Хәсәнова (шәһәр, пенсионер).
Пыяла савытлар җыел-масы - Глюмова (Түбән Уратма, пенсионер).
Салат савыты - Өлфәт Хәмидуллин (шәһәр, завод эшчесе).
Хатын-кызлар өчен матурлык җыелмалары - Наил Нәбиуллин (шәһәр, ЮАПИ инженеры) һәм Фәсхетдинова (Ташлык авылы,пенсионер).
Чигүле кечкенә картиналар һәм«Туган як»-лы магнитлар - Гомәр Сөнгатуллин (шәһәр, пенсионер), Фәнүзә Сабирова (шәһәр, пенсионер).
Чәй янына тәм-том - Ринат Фазылҗанов (Кызыл Чапчак авылы, пенсионер).
«Туган як»ның махсус бокаллары - Мәгъния Нуриева (шәһәр), Наил Нурмиев (шәһәр), Наилә Җиһаншина (шәһәр, пенсионер), Роза Сәлахова (Каенлы, укытучы), Фәния Мостафина (Яуш, пенсионер), Зәйнәп Халикова (Төзүчеләр поселогы, пенсионер), Галина Камелина (шәһәр, пенсионер), Мәүҗидә Хәкимова (шәһәр, пенсионер), Габделфәрт Шәйхетдинов (шәһәр, пенсионер), Фәрзия Муллагалиева (шәһәр, пенсионер, Маһисәрвәр Ибәтуллина (шәһәр, пенсионер).
«Туган як»лы магнит һәм бокал - Ләйсирә Шәйдуллина (шәһәр, «Водоканал» диспетчеры).
«Туган як»лы магнит һәм «Гравюра»- Мөдәррис Җиһаншин (шәһәр, пенсионер), Кадыйм Исламов (Түбән Уратма, пенсионер).
Үзара чират саклап, бәхетле утыз билетны тартмадан алган газета укучыларыбыз арасында соңыннан кызыксындыру бүләкләре уйнаттык. Кечкенә бүләкләргә дә сөенә белгәннәре һәм лотерея уздырышканнары өчен, рәхмәт.
Призлар белән ярдәм иткәннәре өчен, Кызыл Чапчак авыл җирлеге депутаты Дамир Борһановка, Түбән Кама ветераннар советы әгъзасы Земфира Рәхимовага, Фәүзия Әхмәтшина җитәкчеле-гендәге Каенлы мәдә-ният йорты кызларына, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе секретаре Рәсимә Нәбиуллинага, «Водоканал» диспетчеры Ләйсирә Шәйдуллинага һ.б. рәхмәтлебез.
Призларны алдагы дүшәмбедә, ягъни 4 июльдә «Туган як» редакциясендә көндезге сәгать 11дә бирәбез. Үзегез белән паспортыгызны һәм 2016 елның икенче яртысына язылу квитанциягезне алып килегез. 4 июльдә килә алмасагыз, отышларның бары тик 20 июльгә кадәр генә биреләчәген, шул көннән соң декабрь лотереясенең призлар фондына тапшырылачагын искәртәбез.
Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X