Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Инвалидлар өчен гает ашы

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете быел да үзенә тән саулыгына туймаган 250ләп кешене Корбан гаетенә җыйды. Кояшлы иртәдә мәчет ишегалдындагы өстәлләрдә табын көйләнде. Яшелчә, җиләк-җимеш, конфет-печенье янына урамдагы зур-зур казаннарда корбанлык иттән пешерелгән тәмле пылау һәм хуш исле кайнар чәй өстәлде. Мәчеттәгеләр табын көйләгән арада, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете быел да үзенә тән саулыгына туймаган 250ләп кешене Корбан гаетенә җыйды. Кояшлы иртәдә мәчет ишегалдындагы өстәлләрдә табын көйләнде. Яшелчә, җиләк-җимеш, конфет-печенье янына урамдагы зур-зур казаннарда корбанлык иттән пешерелгән тәмле пылау һәм хуш исле кайнар чәй өстәлде.
Мәчеттәгеләр табын көйләгән арада, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясеннән, инвалидлар һәм сукырлар җәмгыятеннән килүчеләр вәгазь тыңлады. Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов Корбан гаетенең кешеләрне түземлелеккә, сабырлыкка һәм берберсенә карата рәхимле булырга өнди торган шәфкатьлелек бәйрәме икәнен аңлатты. Бу көнне биредәге уртак табында җыйган ризыкның, Аллаһы рәхмәте белән, һәрберсенә мөмкин кадәр тән һәм җан сәламәтлеге өстәвен теләде.
Табында үзара гәпләшә-гәпләшә, тәмле пылаудан авыз итеп, чәй эчтеләр. Аннан инвалидларның һәрберсенә ике кило корбан ите салынган пакет тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined