Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Илһам җырга гашыйкларны җыйды

«Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Талантлы җырчы, композитор, халык күңелен яулаган җырлар авторы, оста оештыручы һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Сез музыка сәнгате аша милләтебезне танытуга, туган телебезне, бай рухи мирасыбызны саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертәсез. Игелекле гамәлләрегез белән, якташларыгыз алдында абруй һәм...

«Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Талантлы җырчы, композитор, халык күңелен яулаган җырлар авторы, оста оештыручы һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Сез музыка сәнгате аша милләтебезне танытуга, туган телебезне, бай рухи мирасыбызны саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертәсез. Игелекле гамәлләрегез белән, якташларыгыз алдында абруй һәм хөрмәт казандыгыз. Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын».
Бу юллар Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллинга юлланган Рәхмәт хатыннан китерелде. Ә аны, Илһамның юбилей кичәсенә җыелган җыр сөючеләр каршында, якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиев тапшырды. Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил әфәнде үзе дә табигый талант иясе Илһам Хисмәтуллин иҗатына зур бәя бирде.
Шәһәр һәм район күләмендәге бәйрәмнәрдә, карына-яңгырына, җил-давылына карамыйча, үзенең дәртле җырлары белән халыкта бәйрәм кәефе тудырырга сәләтле Илһам Хисмәтуллинның, чын мәгънәсендә, җыр сәнгатен яшәү рәвешенә әйләндергән мәдәният хезмәткәре икәнен сәхнәдә чыгыш ясаучы һәркем ассызыклап әйтеп үтте. Муниципаль район башлыгының киңәшчесе Фирдәвис Ханов, җырчы-композиторның иҗади эшчәнлеген югары бәяләп, Башлыкның Рәхмәт хатын тапшырды һәм, шулай ук, Актаныш якташлык җәмгыятеннән дип, милли бизәкләр уелган самавыр бүләк итте: «Хатының Зимфира һәм оныкларың-балаларың белән тәмләп чәй эч. Татарның милли эчемлеге булган чәй табыны янында күңелеңдә яңадан-яңа көйләр тусын...». Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев та үзләренең тәбрикләүләренә кушып, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Фәтхулла Абдуллин җитәкчелегендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр дә шигъри котлауларын җиткерделәр.
Илһамның юбилей шатлыгын уртаклашырга килгән күрше Чаллы шәһәре делегацияcеннән композитор Ринат Гобәйдуллин үз җырын бүләк итте, Әлмәт композиторы Зиннур Сафиуллин да котлавын җыр аша җиткерде. Казан артисты, «Җырлыйк әле» тапшыруының баш редакторы Нәҗип Бәдретдинов исә үз җырына өстәп, «Илһам» ансамбле җырчылары катнашында уннан артык тапшыру (берсе - Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә) оештырганлыгын әйтеп үтте. Армиядә Илһам белән бергә хезмәт иткән Арча егете, укытучы, республикакүләм «Җиһангирлар» җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов сроклы хәрби хезмәт елларындагы кызык хәлләрне искә төшереп, 250 хезмәттәше исеменнән котлады. Шуңа ялгап, Илһам Хисмәтуллинның армиядә чакта язган «Тюльпаны Байконура» җырын «Илһам» ансамбле егетләре башкарды.
Сәхнәдә чыгыш ясау-чылар белән рәттән, «Чәч-кәләрнең нигә кирәге бар», дип тамашачы күңелен сагышландыручы җырчыга чәчәк бәйләмнәре аша рәхмәт белдерүче тамашачылар да күп, бик күп иде. Илһам үзе өч кенә җыр җырлады: өр-яңа язган «Бәхетле көн», «Гомер сукмакларым сүтеләләр» һәм Актаныш ягындагы Түбән Яхшый егете Илһамга татар дөньясында танылу китергән «Адаштым»ны (әгәр дөрес булса, «Адаштым» - республикадагы иң зур җитәкченең иң яраткан җыры икән...). «Нардуган» ансамбле «Мәлкән кичләре» биюендә Илһам Хисмәтуллинның - «Күрми дисеңме әллә» җырын, ә икенче бер биюендә «Бәлешем»не яңгыратты. Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев белән Эльвира Әхмәтова алып барган бу кичәдә Илһамның апалары Рузимә, Рамия, Хәмидә, абыйсы Рәшит, сеңлесе Рушания да утырганнар. Илһам шикелле үк, җырга-моңга гашыйк җаннар буласалар да, җыр сәнгатен сайламаганнар.
Үзенең «Илһам» ансамбле җырчылары Миләүшә Әхмәтҗанова, Рөстәм Мортазин, Айгөл Газетдинова, Гүзәл Ильясова һ.б. белән бергәләп, «Артистлардан сәлам» җыры белән кичәне тәмамлады Илһам Хисмәтуллин. Ул үзенең иҗаты биеклегендәге шушы мизгелне җыр сөючеләр күңелен илһамландырган олы бәйрәмгә әйләндерүдәге ярдәмнәре өчен, Татар-стан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, халык шагыйре Разил Вәлиевкә, «Этиленпровод» җитәкчесе Марат Равилевичка, Түбән Кама мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшинага, Актаныш якташлыгы җәмгыяте рәисе Фирдәвис Хановка һәм, әлбәттә, «Илһам» ансамбле коллективына, үз җырларына гашыйк тамашачыга рәхмәтле.
Илһамга, киләчәктә дә зур илһам белән, халыкның үз күңеленнән алып, мәңге онытылмас көйләр иҗат итәргә язсын.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев