Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Икеләтә бәйрәм булды

1 июньдә «Гаилә» паркында НТР медиахолдингы игълан иткән «Мин НТРны карыйм» конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Чара башланырга ярты сәгать алдан ук, амфитеатр тирәсендә алма төшәр урын да калмаган иде. Бәйге апрель башында игълан ителде. Аның шарты буенча, укучылар һәм студентлар «Мин НТРны карыйм» дигән темага кызыклы рәсемнәр һәм видеоязма...

1 июньдә «Гаилә» паркында НТР медиахолдингы игълан иткән «Мин НТРны карыйм» конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Чара башланырга ярты сәгать алдан ук, амфитеатр тирәсендә алма төшәр урын да калмаган иде.
Бәйге апрель башында игълан ителде. Аның шарты буенча, укучылар һәм студентлар «Мин НТРны карыйм» дигән темага кызыклы рәсемнәр һәм видеоязма әзерләргә тиеш иде. Бер ай эчендә редакциягә 20гә якын видеоязма, 100дән артык рәсем килеп иреште. Шулар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлау җиңел булмады.
Кабул ителгән эшләр арасында татар телендә төшерелгән видеороликларның шактый булуы - безнең өчен аеруча куанычлы күренеш. Мисал өчен, Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясе укучыларының «5 сәлам» видеосын кыс-ка метражлы фильм дип атарга да мөмкин. Бер малайга сыйныфташлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан «мин НТРны карыйм» дип әйттерергә куша. Укучы югалып калмый, дуслары ярдәмендә әлеге хәлдән чыгу юлын таба. Малайлар һәм кызлар үз рольләрен шулкадәр оста башкаралар ки, алар төшергән фильм битараф калдыра алмый. «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңүгә алар ия була.
2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары Алсинә Нурхәммәтова белән Зөһрә Хуҗаханова видео-роликларын «Түгәрәк икмәк» әкиятенә нигезләнеп төшерәләр. Кызлар барлык персонажларны пластилиннан ясый. Бу эштә аларга дуслары, әти-әниләре, кино мәктәбе җитәкчесе Фәнис Кадыйров ярдәм итә.
Тәбрикләү тантанасында рәсем ясаучылар һәм кул эшләнмәләрен тәкъдим итүчеләр дә бүләкләнде. Беркем дә бүләксез калмады диярлек: циркка, вейк-паркка, зоопарк, театр, кинога билетлар, матурлык үзәгенә сертификат, пиццериягә чакыру һ.б. бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмне күрә алмаган шәһәрдәшләр әлеге тантанага багышланган тапшыруны 8 июньдә НТР каналында карый алалар. Башлана 18 сәгать 10 минутта.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев