Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ихласта уку елына йомгак ясалды

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете карамагындагы «Ихлас»ка йөреп дини гыйлем алган бер төркем хатын-кыз, мөгаллимәләре белән берлектә, бу уку елына йомгак ясау өчен, әлеге үзәккә җыелды. Олы яшьтәгеләр төркеме ел дәвамында биредәге дәресләрдә Коръән тәфсирен, иман, фикх һ.б. өйрәнгәннәр. Мөгал-лимәләре Алсу Гәрәева белән Галия Моратовага, шулай ук, үзләренә вәгазьләр сөйләгән...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете карамагындагы «Ихлас»ка йөреп дини гыйлем алган бер төркем хатын-кыз, мөгаллимәләре белән берлектә, бу уку елына йомгак ясау өчен, әлеге үзәккә җыелды.
Олы яшьтәгеләр төркеме ел дәвамында биредәге дәресләрдә Коръән тәфсирен, иман, фикх һ.б. өйрәнгәннәр. Мөгал-лимәләре Алсу Гәрәева белән Галия Моратовага, шулай ук, үзләренә вәгазьләр сөйләгән Йосыф һәм Марат хәзрәтләргә әбиләрнең рәхмәтләре чиксез. «Ихлас» үзәге җитәкчесе Әлфия ханым Сөләйманованың һәрберсен үз әнисенә тиң күреп хөрмәтләве, Асия һәм Резедә ханымнарның җиңел машиналарда үзләрен утыртып алып килеп, өйләренә кайтарып куюлары турында да сөйләде алар...
Очрашуда Роза ханым Кашапова «Бәхет телим сезгә» китабын, һәркай-сына исемләп язып, бүләк итте. Ул «Әгәр дә кеше дөрес, матур сүзләр генә сөйләп тә, әйтик, юлда барганда бәла-казага очраса, авызыннан ярамаган сүз ычкына икән, ул - аның күңеленнән. Шуңа да күңелне турылау мөһим», дип сөйләде.
Очрашуга килгәннәрне ашханәдәге бәлешле, кайнар чәйле табын янына чакырып сыйладылар.
Түбән Кама үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X