Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җиңүчеләрнең күбесе «Батыр»дан

Әфган сугышында һәлак булган Олег Моисеев истәлегенә Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия шахмат клубында яшүсмерләр арасында 29нчы мәртәбә шахмат ярышлары оештырылды. Бу ярыш ел әйләнәсендә Татарстанның 5 шәһәрендә үтә торган Кама аръягы Гран-при сериясенә кергән быелгы икенче ярыш иде. Татарстанның төп шахмат төбәкләре булган Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә,...

Әфган сугышында һәлак булган Олег Моисеев истәлегенә Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия шахмат клубында яшүсмерләр арасында 29нчы мәртәбә шахмат ярышлары оештырылды.
Бу ярыш ел әйләнәсендә Татарстанның 5 шәһәрендә үтә торган Кама аръягы Гран-при сериясенә кергән быелгы икенче ярыш иде. Татарстанның төп шахмат төбәкләре булган Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Баулы шәһәрләре; Актаныш, Мамадыш район үзәкләре; Чувашиянең Новочебоксарск һәм Башкортостанның Туймазы авылларыннан 100дән артык шахмат сөюче команда һәм шәхси беренчелек ярышларында биш көн көч сынаштылар. Швейцария системасы буенча 7 турда үткән команда ярышлары нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кечкенә яшьтәгеләр арасында (11 команда) беренче урында - Яр Чаллы командасы (16,5 очко). Өстәмә коэффициент нәтиҗәсендә генә калышкан Түбән Кама командасы - икенче урында (16,5 очко), өченче - Бөгелмә, дүртенче - Казан шәһәрләре командала-
ры.
2000-2005 елда туганнар арасында: беренче урында - Әлмәт шәһәре командасы, икенче һәм өченче урыннарда - Түбән Кама шәһәре командалары.
Түбәнкамалылар шәхси беренчелекләрдә дә сынатмады. Үз яшьтәшләре арасында (шәхси ярыш биш төрле яшь номинациясен-дә үтте) беренче урыннарда - Карина Мөхәммәтова, Камилла Юссинниеми, Андрей Горин, Кирилл Петухов; икенче урыннарда - Нәзир Гурбанов, Әмир Хәертдинов, Ирина Коровина; өченче урыннарда - Наилә Гыйлаҗева, Зарина Әминова, Әмир Закиров, Виктория Петухова, Артур Сәлимуллин.
Түбән Каманың өченче призлы урындагы командалары һәм шәхси ярышларда 12 призлы урынны алучыларның 8е «Батыр» яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Камил Шәйхетдиновта шөгыльләнә. Тренерлар Габдулла Әхмәтгалиев, Алексей Яковлев, Дмит-рий Петухов укучылары да призлы урыннар яулады. Ярышны оештыручылар - Татарстан шахмат федерациясенең төп спонсоры «Россия Сбербанкы»на һәм 2нче гимназия директоры Айгөл Нильсон кызы Гаязовага рәхмәтләрен белдерәләр.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ,
турнирны оештыручы тренер.
Фотода: 2006 елгылар арасында беренче, икенче урыннарны бүлешкән Түбән Кама командасы (сулдан уңга) Әмир Хәертдинов, Нәзир Гурбанов, Дәнис Корбанов, Зарина Әминова. Сулда: ярышларның баш судьясы, Татарстан шахмат федерациясенең вице-президенты Николай Коротаев, уңда: тренер Камил Шәйхетдинов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев