Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Иҗатыңның кирәклеген тою – зур бәхет»

Шәһәребезнең 84нче балалар бакчасында Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча әзерләнгән «Уртадан аткан чәчәк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. 13 төркемнән торган әлеге балалар бакчасында 299 бала тәрбияләнә икән. Бары тик ике төркемдә генә балалар татар телендә тәрбия һәм белем алсалар да, саф татар телендә күрсәтерлек нәтиҗәле эшләре байтак булуын бакчаның өлкән...

Шәһәребезнең 84нче балалар бакчасында Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча әзерләнгән «Уртадан аткан чәчәк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
13 төркемнән торган әлеге балалар бакчасында 299 бала тәрбияләнә икән. Бары тик ике төркемдә генә балалар татар телендә тәрбия һәм белем алсалар да, саф татар телендә күрсәтерлек нәтиҗәле эшләре байтак булуын бакчаның өлкән тәрбиячесе Эльза Әхмәтшина үзенең чыгышында әйтеп узды.
Татар һәм рус телләрен өйрәтүне Гүзәл Мөбәрәкшина белән Ләйсән Борһанова төрле алымнар кулланып башкаралар. Язучы педагог иҗатына багышланган әлеге кичәне дә зур осталык белән алар алып бардылар. Бу, беренче чиратта, дәүләт телләрен тигез күреп эшләү булса, икенчедән, Нурзия Мирхазованың иҗатын тәрбия эшендә яратып куллануларын дәлилләде. Авторның ике телдә нәшер ителгән «Серле рәссам» - «Волшебный художник» дип исемләнгән китабы да нәкъ шул максатны күздә тота ич.
Беренче катта Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча тө-зелгән йөзләгән рәсемне үз эченә сыйдырган күргәзмәгә сокланмаган кеше булмагандыр. Ата-аналар белән берлектә ясалган рәсемнәрдә күпчелек балалар өчен адресланган «Бүләк», «Серле рәссам» китабында урын алган шигырь-хикәяләрдәге геройлар чагылса, икенче каттагы күргәзмәдә автор турында газета, журнал битләреннән алынган мәкаләләр куелган иде. Педагог-язучының методик кулланмаларының, әдәби китапларының кулланылышын кичәнең төп өлешендә күрү бәхетенә ирештек. Сценарий Нурзия ханымның алдагы һәм, бигрәк тә, күптән түгел дөнья күргән «Бүләк», «Уяну», «Серле рәссам» китаплары буенча милләтләр арасында дуслыкка нигезләнеп төзелгән.
61нче, 66нчы, 76нчы, 84нче балалар бакчаларында хезмәт куючы татар теле белгечләренең Н.Мирхазованың иҗатын өйрәнүгә багышланган шөгыльләрне видеотасмага яздырып алып килүләре, зур экраннан күрсәтүләре, калган балалар бакча-сының да авторга карата булган хөрмәтләрен, төрле кылган гамәлләрендә чагылыш табуын, айлар буе тирәнтен әзерләнүләрен исбатлады.
Мәсәлән, 19нчы балалар бакчасының татар теле белгече Фәнисә Гатина язучының «Ана хисе» дигән хикәясен үтә дә матур итеп тамашачы күңеленә җиткерде. 84нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Рузилә Юсупова, Тәнвирә Абзалова, Илсөяр Илдарханова авторның «Көзге табыш» хикәясен сәхнәләштерсәләр, 8нче балалар бакчасыннан Динария Хуҗина белән Сәмәния Газизуллина «Уяну» драмасыннан өзек уйнап күрсәттеләр. 66нчы балалар бакчасы татар теле тәр-биячесе Гөлчәчәк Кәримова язучының «Түбән Кама» шигырен тамашачыга сәнгатьле итеп җиткерсә, 76нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Закирова, Рузалия Мифтахова «Сабантуй» шигырен сәхнәләштерде. Шул ук бакчада эшләүче Алсу Ганиева, 8нче балалар бакчасы татар теле белгече Миләүшә Булатова җыр-моңга булган сәләтен күрсәтсә, 76нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Нәсимә Искәндәрова сыздырып гармунда уйнавы белән барыбызны да таң калдырды. Авторның чыгышлары да тыңлап утыручылар өчен бик файдалы булды. Педагогия көллиятендә белем алучы - Элвира Гыйлаҗиеваның милли киемнән бию башкаруы барчасына бүләк булды.
Н.Мирхазова иҗаты буенча шәһәр күләмендә оештырылган рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне исә Дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән 84нче балалар бакчасы мөдире Светлана Александровна үзе тәбрикләде. Автор иҗатына нигезләнеп уздырылган шигырь бәйгесендә җиңү яулаган нәниләр чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. Аларны янә бер кат сәхнәдән тыңлап, автор үзенең китабын бүләк итте.
Татар һәм рус телендә яңгыраган шигырьләр уйланырга этәрде. Нинди телдә булуына карамастан, тәрбияви орлыктан яралган булуы, балаларның яратып, үз күреп, сәнгатьле итеп сөйләве, тәрбия эшендә кулланылуы - Нурзия ханым әйт-0мешли, үзе зур бәхет бит.
Кичә барышында бирелгән сорауларга җавабын тормышыннан алынган төрле мисаллар белән дәлилләп, бәйнә-бәйнә сөйләгәч, сүзен йомгаклап Нурзия Рәшит кызы: «Китабының дөньяга чыгуын һәрбер язучы көтеп ала, баласы тугандай куана. Ә иҗатыңның кирәклеген тою, кулланылышын үз күзең белән күрү, тагы да зур шатлык китерә, яңа үрләргә этәрә, мо-ның өчен рәхмәтлемен сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләрем!» - диде.
Килгән кунаклар да югарыда әйтелгән сүзләрнең дөреслеген куәтләп, шундый бәйрәм чарасы оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев