Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң яхшы трамвай йөртүче – Чулпан

Шәһәр электр транспорты предприятиесендә «Иң яхшы трамвай йөртүче» исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды. Моның максаты - Бөтенроссия конкурсына җибәрү өчен иң лаеклы кешене сайлап алу. Узган ел Самара шәһәрендә үткәрелгән Бөтен-россия конкурсында Түбән Кама вәкиле Альбина Хәкимова беренче урынны алган иде. Шәһәр электр транспорты предприятиесе директоры Рафаил Хәбибуллин белән...

Шәһәр электр транспорты предприятиесендә «Иң яхшы трамвай йөртүче» исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды. Моның максаты - Бөтенроссия конкурсына җибәрү өчен иң лаеклы кешене сайлап алу.
Узган ел Самара шәһәрендә үткәрелгән Бөтен-россия конкурсында Түбән Кама вәкиле Альбина Хәкимова беренче урынны алган иде. Шәһәр электр транспорты предприятиесе директоры Рафаил Хәбибуллин белән бергә, Альбина да хезмәттәшләренең шәһәр һәм ил күләмендә сынатмауларын теләп чыгыш ясады.
Конкурста ун трамвай йөртүче катнашты. Алар ярышның биш этабында үзләренең теоретик белемнәрен һәм прак-тик эш күнекмәләрен күрсәттеләр. Иң җавап-лысын - төрле шартларда трамвай йөртү осталыкларын шәһәр электр транспорты предприятиесенең эксплуатация бүлеге начальнигы, үзе 35 ел буе трамвай йөрткән Нурлы-бикә Халюкова бәяләде.
Барлык этаплардагы сынауларны узганнан соң, конкурста җиңүче дип Чулпан Гыйниятуллина табылды. Икенче урында -
Андрей Асеев (трамвай йөртүчеләр арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә бар), өченче призер - Вероника Габделхакова.
Шулай итеп, «Иң яхшы трамвай йөртүче» исеме өчен Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына Түбән Камадан Чулпан Гыйниятуллина барачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев