Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң яхшы авыл китапханәләре

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «2016 елның иң яхшы авыл китапханәсе» һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның барлыгы егерме алты авыл китапханәсе катнашкан әлеге конкурсның хәлиткеч соңгы этабына, «Авыл китапханәләре - туган якны өйрәнү үзәге» темасына башкарылган иҗади эш нәтиҗәсеннән чыгып, сигез китапханә килеп җитте. Йомгаклау өлешендә, барысыннан да аерылып торган Каенлы...

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «2016 елның иң яхшы авыл китапханәсе» һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның барлыгы егерме алты авыл китапханәсе катнашкан әлеге конкурсның хәлиткеч соңгы этабына, «Авыл китапханәләре - туган якны өйрәнү үзәге» темасына башкарылган иҗади эш нәтиҗәсеннән чыгып, сигез китапханә килеп җитте.
Йомгаклау өлешендә, барысыннан да аерылып торган Каенлы авылы китапханәсе «2016 елның иң яхшы авыл китапханәсе» исеменә лаек булды. Бу җиңү - Каенлы авылы халкын матур әдәбияткә тартуга кырык бер ел гомерен багышлаган Флера Гарипованың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Икенче урында - Югары Чаллы авылы китапханәсе. Аның мөдире - шушы тармакта утыз бер еллык эш стажына ия Рәсилә Зиннәтуллина. Өченче урынны ике китапханә үзара бүлеште: Трудовой китапханәсе (мөдире - Рима Шәйхетдинова) һәм Ташлык китапханәсе (Илүзә Хәмзина).
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Мөбарәкшина, шәһәр электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары Рамил Сәлимов, Бәгъдәнур Илдарханов, Сергей Шумилов районыбыз авылларындагы иң яхшы китапханәләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән конкурсны уздыруда ярдәм итеп, авыл халкын китапка, әдәби сүзгә тартуга, шул юл белән кеше-ләрне рухи яктан баетуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның бу игелекле башлангычы башкалар өчен дә үрнәк булып тора.
Рәмзия КАМБИЕВА,
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлек мөдире.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев