Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әхсән ага арабыздан китте...

15 июльдә шәһәребез һәм республика халкы өчен зур югалту булды: Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шәһәребезнең Почетлы гражданины Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновның, озакка сузылган авырудан соң, 74 яшендә йөрәге тибүдән мәңгегә туктады. Әхсән аганың иҗаты шәһәрдәшләребез өчен бик кадерле. Аның картиналары,...

15 июльдә шәһәребез һәм республика халкы өчен зур югалту булды: Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шәһәребезнең Почетлы гражданины Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновның, озакка сузылган авырудан соң, 74 яшендә йөрәге тибүдән мәңгегә туктады.
Әхсән аганың иҗаты шәһәрдәшләребез өчен бик кадерле. Аның картиналары, сыннары сәнгать җәүһәрләре генә булып калмыйча, чын мәгънәсендә, Түбән Каманың үзенчә-лекле символына да әверелделәр. Чөнки бина-ларның фасадларына, эчке һәм тышкы якларына агачтан бизәкләр һәм сыннар ясап ул шәһәребезгә әкияти матурлык та өстәде. Шундый җәмәгать урыннарыннан кайберләре: музыка училищесы, энерготөзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, аттракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары һ.б.
Ә.Фәтхетдинов майлы буяулар белән рәсем ясаучы, скульптор, монументалист та әле. Аның эшләре Татарстан, Россия, хәтта чит ил музейларына һәм күргәзмә залларына да куелган. 1992 елда Венгриядә аның шәхси күргәзмәсе оештырылган иде. Шул ук елда кайбер эшләрен Президент фонды сатып алып, алар Казандагы милли-мәдәният үзәгенә куелды. Киләчәктә исә ул сынлы сәнгать әсәрләрен Кремльнең милли галереясенә урнаштыру күздә тотыла.
Әхсән ага аерым темаларга картиналар иҗат итәргә ярата иде. Аларның Тукайга багышланганнары да шактый. Иҗат иткән эшләреннән иң данлыклылары «Ияләр» циклындагылардыр, мөгаен. 50дән артык сәнгать әсәрен үз эченә алган бу картиналар җыелмасында рәссам, сынлы сәнгатьтә беренчеләрдән булып, халкыбызның борынгы йолаларына, гореф-гадәтләренә кагылышлы эшләрне яктырткан. «Ияләр» дигән картиналар циклы өчен Әхсән Сарим улы 1993 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. 1997 елда шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә аның даими эшли торган күргәзмәсе дә ачылды.
Әхсән ага яшьләргә эстетик тәрбия бирүдә дә армый-талмый хезмәт иткән сәнгать әһеле. Мәктәпләрдә, махсус һәм югары уку йортларында, производство пред-приятиеләрендә үткәрелә торган төрле чараларда һәм шәһәр музеенда уздырыла торган күргәзмәләрдә актив катнашты. Аның хәер-фатыйхасы белән күп кенә яшь талантлы рәссамнар олы иҗат юлына аяк бастылар...
Әнә шул кеше арабызда юк инде. Кичә, 16 июльдә, шәһәребез халкы, сәнгать кешеләре, республикабыз җәмәгатьчелек вәкилләре танылган рәссам белән бәхилләштеләр. Шул ук көнне аның җәсәде Түбән Кама шәһәре зиратындагы танылган шәхесләрнең каберлек аллеясенә җиргә иңдерелде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Әхсән ага...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X