Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәл итәсе мәсьәләләр бар әле

Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасы әгъзалары булган хатын-кыз депутатлары, шулай ук республиканың төрле муниципаль районнары вәкилләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. шушы көннәрдә Түбән Камага килеп китте. Алар гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә (ЗАГС), балалар йортында, 29нчы мәктәптә, бала тудыру йортында һ.б. урыннарда булды. Иң яхшы балалар йорты бездә Балалар йортында...

Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасы әгъзалары булган хатын-кыз депутатлары, шулай ук республиканың төрле муниципаль районнары вәкилләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. шушы көннәрдә Түбән Камага килеп китте. Алар гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә (ЗАГС), балалар йортында, 29нчы мәктәптә, бала тудыру йортында һ.б. урыннарда булды.
Иң яхшы балалар йорты бездә
Балалар йортында депутатлар ятимнәрнең яшәү шартлары белән таныштылар. Әлеге учреждениегә алар «Россия өчен һәр бала мөһим» федераль программасы кысаларында килде.
Һәр төркем өчен аерым аш пешерү бүлмәсе, йомшак диваннар һәм креслолар булдырылган,рәсемнәр, фотолар эленгән...Кыскасы, балалар үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр өчен бар да бар. Укытучылар - монда яшәүче 22 бала өчен иң якын кешеләр: белем, тәрбия бирәләр, төрле чаралар уздыралар.
- Бу балалар йортының җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Биредә бик яхшы шартлар тудырылган: бассейн да, сауна да бар. Болар сирәк урында очрый, - ди ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева.
Кунаклар үзләре белән күп кенә бүләкләр дә алып килгән. Моңа кадәр депутатлар комиссиясе Татарстанның сигез балалар йортында булган. Әмма иң яхшысы - Түбән Камада дип саныйлар.
Әниләр һәм бәбиләр
Соңгы вакытта Түбән Кама бала тудыру йортында зур үзгәрешләр булды. Бала табу процессын физиологик яктан мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен шартлар тудырыла. Шулай ук бала тапкан вакытта әни кеше янында рухи көч биреп торыр өчен әти кеше дә катнаша ала.
Махсус дәвалау кирәк булган сабыйлар өчен аерым палата бар. Калганнары әниләре янында. Хатын-кызны баласыннан аермаска тырышалар. Нәтиҗәдә, нарасыйга тик ана сөте белән генә тукланырга мөмкинлек бирелә. Мондый үзгәрешләр Татарстан делегациясе Мәскәүнең бала тудыру йортына барып кайткач тормышка ашырылды.
Якын киләчәктә яңа җиһазлар, мәсәлән, уңайлы һәм йомшак караватлар булдыру планлаштырыла. Тулгак вакытында хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен, хәтта бассейн да төземәкчеләр.
Гаиләне саклап калу өчен
Бу көнне кунакларны гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе дә кабул итте. Биредә 2013 елдан зур әһәмияткә ия булган проект тормышка ашырыла. «Эйдос» психологик-педагогик үзәге белән берлектә идарә «Юнона» булачак гаилә мәктәбе» ачты. Психологлар студентлар һәм яшь гаиләләр белән дәресләр уздыра. Депутатларга да бер дәрес күрсәттеләр: «укучылар» гаиләдә ызгыш чыкканда аны хәл итү юлларын өйрәнде.
Соңгы дүрт ел эчендә мәктәптә дүрт меңнән артык пар белем алган. Уңай нәтиҗәләр бар. Узган ел аерылышуга гариза биргән 26 гаиләнең 20сен саклап калып булган. Быел белгечләргә мөрәҗәгать иткән 37 парның 22се аерылышу уеннан кире кайткан.
Хатын-кызлар консультациясендә эшләп килүче «Сонатал» мәктәбендә яшь әниләрне сабыйларын ничек итеп тәрбияләргә өйрәтәләр. Соңгы вакытта бала табуга әзерлек курсларына парлап та киләләр икән. Быел гына да 100 булачак әни һәм әти укыган.
«Мин - ир-егет»
Мондый уникаль проект 29нчы мәктәптә тормышка ашырыла.
Биредә малайлар паяльник, шөреп боргыч, өтерге, ышкы белән эшләргә кечкенәдән үк өйрәнә. Кызлар ризык әзерләү һәм тегү серләренә төшенә. Әлеге эш тәҗрибәсен үзләрендә кулланырга теләүчеләр дә табылды.
Ульян өлкәсенең гражданлык хәле актларын теркәү агентлыгы җитәкчесе Жанна Назарова әйтүенчә, белгечләре яңа тәҗрибә белән танышу өчен еш кына башка төбәкләргә йөри. «Бу проект ярдәмендә әлеге мәктәптән чын ир-егетләр үсеп чыгар дип ышанам. Бу тәҗрибә турында Ульян өлкәсенең әтиләр Советы әгъзаларына сөйләрмен. Гаиләләребез ныклы булу, яшьләргә уртак тормышны дөрес позиция белән башлап җибәрү мөһим. Ике арада мәхәббәт, бер-береңне аңлау, түземлек кебек сыйфатлар булырга тиеш», - дип саный ул.
Шунда ук кунаклар әтиләр ассоциациясе әгъзалары белән дә очрашты. Әлеге оешма үз эшен Түбән Камада 15 ел дәвамында алып бара. Төп максат - әтиләрне бала тәрбияләүгә җәлеп итү. «Гаилә» паркы да башкала кунаклары күңеленә хуш килде.
Проблемалар җитәрлек
Мәсәлән, яшьләр гаилә корырга, бала табарга ашыкмый. Аерылышучылар саны да кимеми. Гаиләләрнең 20 проценты тулы түгел. Шулар арасында балаларын ялгыз тәрбияләүче 300 әти бар. Бу мәсьәләләр, аларны хәл итү юллары турында утырышның пленар өлешендә фикер алыштылар.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин үз чыгышында башка мәсьәләләргә тукталды. «Төп бурычыбыз - яшьләрнең авылдан китмичә, шунда гаилә коруларына ирешү. Республика программалары ярдәме белән балалар бакчалары, ФАПлар, мәдәният йортлары төзелә. Яшь гаиләләргә торак төзелешенә грант алу мөмкинлеге бар», - диде ул.
Шул ук вакытта күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча да хәл итәсе мәсьәләләр күп. Моңа федераль бюджетта акча каралмау сәбәпле, күп кенә гаиләләр катлаулы хәлдә кала. Су, ут, юл булмаган урында йорт төзеп буламы? Айдар Метшин әйтүенчә, быел әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен «юл картасы» төзелгән, махсус эш төркеме булдырылган.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев