Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хезмәтләре онытылмый

«Синең кешеләрең, Түбән Кама» күргәзмәләре сериясе кысаларында, шәһәр музеенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фатыйх Котдусовка багышланган күргәзмә ачылган. Биредә аның шәхси архив фотолары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре урын алган. Фатыйх Кашаф улы Котдусов хезмәт юлын Казан химия-технология институтын тәмамлагач, 1971 елда Түбән Камага килеп, нефть химиясе комбинатында башлый. 1979...

«Синең кешеләрең, Түбән Кама» күргәзмәләре сериясе кысаларында, шәһәр музеенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фатыйх Котдусовка багышланган күргәзмә ачылган. Биредә аның шәхси архив фотолары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре урын алган.
Фатыйх Кашаф улы Котдусов хезмәт юлын Казан химия-технология институтын тәмамлагач, 1971 елда Түбән Камага килеп, нефть химиясе комбинатында башлый. 1979 елдан Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Түбән Кама районы һәм шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары, Түбән Кама берләшкән халык депутатлары Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшли.
2005 елда Фатыйх Котдусов шәһәр башлыгы булып сайлана, бер елдан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасын үти.
Күрсәткән хезмәтләре өчен ул Почет билгесе ордены, «Данлы хезмәт өчен» медале, ТР Икътисад һәм промышленность министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Президентының Рәхмәт хаты һ.б. белән бүләкләнә. Ул шулай ук «ТР торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеменә ия була. 2014 елда Фатыйх Котдусовка «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелә.
Күргәзмә 15 февральгә кадәр сишәмбе-якшәмбе көннәрдә 10.00-18.00 сәгатьтә эшли. Билет бәясе: олыларга - 40 сум, балаларга - 25 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев