Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хезмәтләре мактаулы да, җаваплы да

Җәйге каникулның беренче көнәрендә шәһәрнең 6нчы һәм 29нчы мәктәп укучылары ЮХИДИ бүлегенә экскурсия ясадылар. Әлеге чара балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан үткәрелде. Яшь кунакларны ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторлары каршылады һәм аларга Дәүләт автоинспекциясендә эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Күңелсезрәк теманы да читтә калдырмадылар: юл фаҗигаләре булган урыннарда төшерелгән фото-рәсемнәрдән төзелгән...

Җәйге каникулның беренче көнәрендә шәһәрнең 6нчы һәм 29нчы мәктәп укучылары ЮХИДИ бүлегенә экскурсия ясадылар. Әлеге чара балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан үткәрелде.
Яшь кунакларны ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторлары каршылады һәм аларга Дәүләт автоинспекциясендә эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Күңелсезрәк теманы да читтә калдырмадылар: юл фаҗигаләре булган урыннарда төшерелгән фото-рәсемнәрдән төзелгән стенд белән таныштырдылар. Инспекторлар, шулай ук, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен юл кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклеге, яктылык кайтаручы элементлардан файдалану тәртибе турында сөйләделәр.
Алга таба укучылар дежурныйлар бүлеге белән таныштылар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән түбәнкамалыларның сорауларына һәм радиостанция аша чакыруларга җавап бирүләрен тыңлап тордылар.
Тикшерүчеләр эшли торган бүлмәдә балалар юл-транспорт фаҗигаләренең схемаларын, вакыйгалар булган урыннарда төшерелгән фото-рәсемнәрне һәм зыян күрүче кешеләрнең рентген рәсемнәрен карадылар. Бәрелеп җимерелгән машина күренешләре һәм зыян күрүчеләр алган җитди имгәнүләрне чагылдыручы фотолар балаларда аеруча авыр тәэсир калдырды.
Юл-транспорт фаҗи-гасендә гаепле булып та, урыннан качып китүче транспорт чараларын эзләүчеләр эшли торган бүлмәдә балаларны, полицейскийларның вакыйга урынында машинадан калган кечкенә генә кисәкчекләр буенча да качкан автомобильне табулары гаҗәпләндерде.
Балалар автомәктәпләрдә укыган студентларның машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүләрен дә карап тордылар. Яңа таныклыкка машина йөртүченең мәгълүматларын төшерү фотолабораториясендә эшләүчеләрне күзәтү дә бик кызыклы булды.
Юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы балалар кулы белән ясалган әйберләр мәктәп укучылары күңелендә шулай ук зур кызыксыну уятты.
Экскурсия укучыларга бик ошады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев