Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык теләген күздә тотып

Шәһәрдә капиталь ремонт программасы кысаларында 13 йортта төзекләндерү эшләре алып барыла. Нигездә өйләрнең ал ягын, түбәләрен яңарталар. Ремонт барышын шәһәр мэры Айдар Метшин үзе контрольдә тота, әледән-әле төзәтү-сипләү эшләренең ни рәвешле алып барылуын, халыкның подрядчы оешмалардан канәгать булу-булмавын тикшереп тора. Беркөн ул 1, 2, 3, 8нче кварталларда урнашкан сигез йортта...

Шәһәрдә капиталь ремонт программасы кысаларында 13 йортта төзекләндерү эшләре алып барыла. Нигездә өйләрнең ал ягын, түбәләрен яңарталар. Ремонт барышын шәһәр мэры Айдар Метшин үзе контрольдә тота, әледән-әле төзәтү-сипләү эшләренең ни рәвешле алып барылуын, халыкның подрядчы оешмалардан канәгать булу-булмавын тикшереп тора.

Беркөн ул 1, 2, 3, 8нче кварталларда урнашкан сигез йортта булды - ремонт барышы белән танышты. Иң әүвәл А.Метшин район җитәкчелеге, идарәче компанияләр вәкилләре белән берлектә Мәктәп бульварында урнашкан 3нче йортны күреп кайтты. Анда өйнең түбәсен һәм ал ягын төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә инде. Химиклар урамы буенча урнашкан 54нче йортта да планлаштырылганның 85 проценты эшләнгән. Биш ел элек монда инженерлык челтәрләре алыштырылган булган инде, бүген фасады яңартыла.
Төзүчеләр урамының 33а номерлы йортында яшәүчеләр мэрны һәм аның яраннарын киң колачлап, мактау сүзләре белән каршы алды. Әлеге йортта «старший» саналучы Зинаида Спасенкина, шулай да, һич тартынып тормады: монда яшәүчеләрнең моң-зарларын җиткерергә ашыкты. Ул, яңгыр суы болдырга агып төшмәстән, подъезд өстендәге калай түбәне киңәйтергә кирәклеген ассызыклады, балкон экраннарын ачыграк төскә, мәсәлән, сары яки яшелгә, буяуларын сорады. Аның уйлавынча, чия кызыл төс бик караңгы күренә. Тик аның барлык сорауларына да диярлек «ремонт алдан эшләнгән махсус проект буенча башкарыла, борчылырга урын юк», дип җавап бирделәр. Төзүчеләр әйтүенчә, яңгыр сулары да болдырда җыелып тормаячак, ә өйалды баскычына ике яклап култыксалар куелачак, аскы өлешенә металлдан сөзәк урнаштырылачак. Моннан тыш, ремонт кысаларында газ торбалары подвалдан тышка чыгарылачак, стеналарда асылынып торган ТВТ челтәрләрен махсус савытларга яшерәчәкләр. Әйтергә кирәк, ошбу йорт ишегалдында өр-яңа балалар мәйданчыгы төзелеп килә - монда яшәүчеләр өчен бу бигрәк тә куанычлы.
Химиклар урамындагы 46а йортында өйнең алгы ягын ремонтлап кына калмыйлар, иске балконнарны да яңарталар. Яшьлек урамындагы 3нче йортта да эш кайный. Заманында силикат кирпечтән төзелгән бу йорт «Рельеф-НК» җәмгыятенә күп мәшәкать тудырса да, бу подрядчы оешма үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Монда, фасадтан тыш, түбәне төзекләндерү эшләре алып барыла. 46а йортында яшәүчеләр подъездларны да ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. А.Метшин аларга: «Әлегә акча юк, киләсе елга подъездларыгызны тәртипкә кертербез», - дип вәгъдә бирде. Бер подъездда ремонт ясау якынча 67 мең сумга төшсә, берьюлы берничә йортта подъездларны төзекләндерү идарәче компанияләргә авырга туры киләдер шул.
«Рельеф-НК» җәмгыяте Тукай урамының 8нче йортында да ремонт ясый. Монда, шулай ук, подъездларда чистарту-агарту эшләре алып барыла - болары «Мастер-Строй» ТКХ идарәче компаниясе көчләре белән башкарыла. «Старший» Надежда Фролова сүзләренчә, йортның фасады 17 елга беренче мәртәбә ремонтлана, әмма апрельдә торбаларны һәм батареяләрне алыштырган булганнар, капремонт программасы кысаларында түбә яңартылган. «Түбә су үткәрми, зарланырлыгыбыз юк. Инде йортыбыз тагын да матурлана - без шат», - дип ремонт эшләреннән канәгать булуларын искәртте ул.
Шәһәр буйлап йортларда капремонт барышын тикшереп йөрүче шәһәр мэрын күргән кешеләр арасында: «Нишләп безнең йортта да ремонт ясамыйсыз», - дип килеп сораучылар булды. Аларга А.Метшин: «Моның өчен теге яисә бу йортта ремонт үткәрүне таләп итүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булмау шарт», - дип җавап бирде. Ишегалларында юлларның бик начар булуына зарланучылар да байтак иде. Җимерелеп беткән асфальт, шунда ук тирән-тирән чокырлар - яңгырдан соң йөрүләре тагын да кыенлаша, бигрәк тә картларга һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә авырга туры килә. Әмма шәһәр мэрының тел төбе аңлашыла - юлларны ремонтлау өчен дә бездә акча юк икән. «Иң төзек» шәһәрдә яшәүчеләргә мондый җавап ишетүе, бәлки, сәер дә тоеладыр. Тик нишлисең, андый зур акчалар гади халыкта юк та юк инде...
Шәһәр мэры үзе болай шәһәрдәшләренең уй-теләкләренә колак салырга тырышты кебек, подрядчы оешмаларны сайлаганда да, халык күрсәтмәләрен, тәкъдимнәрен игътибарга алып эшләүчеләренә өстенлек бирергә чакырды. Болай булгач, 2013 елга төзеләчәк торак фондын ремонтлау программасы күпкә нәтиҗәлерәк, уңышлырак булыр дип өметләник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев