Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык иҗаты йортында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде

Ул Разил Вәлиев юбилеена багышланды. Бүләкләргә килгәндә, Разил Вәлиевның Түбән Кама шәһәре һәм районы өчен башкарган эшләре бихисап: аның тырышлыгы белән туган авылы Ташлыкта балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет, шәһәрдә - Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә ремонтлана. Эшләре турында түбәнкамалыларның сүзләре сөйли. Түбән Камада Разил Вәлиев юбилеен зурлап билгеләп үтәләр....

Ул Разил Вәлиев юбилеена багышланды.

Бүләкләргә килгәндә, Разил Вәлиевның Түбән Кама шәһәре һәм районы өчен башкарган эшләре бихисап: аның тырышлыгы белән туган авылы Ташлыкта балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет, шәһәрдә - Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә ремонтлана. Эшләре турында түбәнкамалыларның сүзләре сөйли.

Түбән Камада Разил Вәлиев юбилеен зурлап билгеләп үтәләр. "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында иҗат бәйрәме оештырыла. Монда аның иҗатташлары, дуслары, якыннары килә.

Бүген Разил Вәлиев 50дән артык китап, 4 пьесса, 200 дән артык җыр авторы. Әйтергә кирәк, күп кенә әсәрләре халык җырларына әверелеп бара.

Юбилярны түбәнкамалылар исеменнән Айдар метшин котлады. Ул, үз чыгышында, аңа исәнлек-саулык теләп, без сезнең белән горурланабыз, диде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Халык иҗаты йортында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X