Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык белән очраштылар

12 майда Түбән Камадагы Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә «Единая Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашачак вәкилләре Айрат Хәйруллин, Радик Ильясов, Марат Бариев һ.б. сайлаучылар белән очрашып, үзләрен депутат итеп сайлаган очракта нинди мәсьәләләрне хәл итәчәкләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Россия дәүләт думасы депутаты, булачак сайлаучылары белән инде кырыгынчы...

12 майда Түбән Камадагы Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә «Единая Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашачак вәкилләре Айрат Хәйруллин, Радик Ильясов, Марат Бариев һ.б. сайлаучылар белән очрашып, үзләрен депутат итеп сайлаган очракта нинди мәсьәләләрне хәл итәчәкләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Россия дәүләт думасы депутаты, булачак сайлаучылары белән инде кырыгынчы мәртәбә күзгә-күз очрашучы Айрат Хәйруллин шәһәр халкын борчый торган торак-коммуналь хезмәт тармагындагы проблемаларга, юллар торышына тукталды. Авыл хуҗалыгын да читләтеп үтмәде: «Авыл хуҗалыгына дәүләт никадәр күбрәк игътибар бирсә, шәһәр кешеләренә тормыш итүе шулкадәр җиңелрәк. Дәүләтнең ярдәме күбрәк булган саен, авыл хуҗалыгы продукциясе дә сыйфатлырак һәм арзанрак була».
Дәүләт думасы депутатларыннан тагын берсе - Марат Бариев яшьләргә кагылышлы федераль закон кабул итү мөһимлеге турында сөйләде. Форсаттан файдаланып, «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев, балаларга футбол белән бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган комплекста ясалма футбол кыры булдыру мөһимлеген әйтеп, шул мәсьәләдә ярдәм итүен сорап, Марат Бариевка мөрәҗәгать итте.
Табиб-психотерапевт Борис Менделевич поликлиникалардагы чиратларны бетерү һәм даруларның кыйммәтләнүенә юл куймау өстендә эшләячәген әйтте.
Дәүләт белән шәхси сектор арасындагы үзара мөнәсәбәтне үзгәртү зарурлыгы турында сөй-ләгән Радик Ильясов, залдагыларның Түбән Камада трамвай транспортын үстерүгә кагылышлы сорауларына җавап бирү белән беррәттән, депутат буларак, Үзәктән - Казан өчен 50 троллейбус, Түбән Камага 4 трамвай юллауларын әйтеп үтте.
Әлеге очрашудан соң, «Шинник» спорт комплексы директоры, Түбән Кама шәһәр советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев алдан тавыш бирүдә катнашуга кагылышлы соравыбызга түбәндәгечә җавап бирде:
- Миңа иң охшаганы -
бу елдан башлап Россия дәүләт думасында һәр территориянең, шул исәптән безнең Түбән Каманың да үз депутаты булачак һәм халык мәнфәгатен яклаячак. Шуңа күрә дә иң лаеклы һәм халык ышанычын аклардай кандидатны сайлый белүебез мөһим. Менә шуларны исәпкә алсак, һәркем 22 майда оеш-
тырылачак алдан тавыш бирүдә катнашырга тиеш. Мин үзем, һичшиксез, катнашачакмын. Шул 22 майдагы алдан тавыш бирүдә безнең шәһәрдә 14 учас-ток эшләячәк, алар-
ның кайсысына барырга икәнен «Предварительное голосование» сайтына (www.pg.er.ru) кереп, «Найди свой участок» бүлегеннән карарга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев