(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген кичке 18 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда якынча 2 млн сайлаучы тавыш биргән. Бу 69,4 процентны тәшкил итә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шундый мәгълүматлар китерде.
Гобәйдуллин әйтүенчә, чагыштырып караганда, 2011 нче елда Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучылар саны 70, 94 процент булган. Узган елда Татарстан Президентын сайлауда явка 72,53 процент тәшкил иткән. "Быел сайлауга килү дәрәҗәсе шулай ук югары", - диде ҮСК рәисе.
Ул Аксубай (90 процент), Әтнә, Балтач, Апас, Кайбыч районнарында сайлаучыларның активлыгы иң югарысы булуын әйтте. Казанда явка 46, 3 процент, Чистайда 68,5 процент, Түбән Камада 68,3 процент. Әгъзам Гобәйдуллин азаккы нәтиҗәләрнең төнге 12 дә билгеле булачагын белдерде.
"Вакыт тиз уза. Сайлау участоклары ябылуга да бик аз вакыт калып бара", - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Ул сайлауларда төрле халыкара иҗтимагый оешма вәкилләре, күзәтүчеләр эшләвен билгеләп узды.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126371/
Нет комментариев