Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гренада» яшүсмерләр клубы балалары мавыктыргыч сәяхәттә булганнар

«Гренада» яшүсмерләр клубына төрле балалар йөри. Аларның кайберләре, кызганычка каршы, тулы булмаган яки социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләрдән.

Мин – клуб мөдире Марина Красильникова һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Эльвира Хәбирова мондый балаларны төрле чараларда актив катнаштырырга, «Һөнәрләр дөньясында», «Бүләкләр остаханәсе», «Тестопластика» кебек кызыклы шөгыльләргә җәлеп итәргә тырышабыз.
Болардан тыш, спонсорлар ярдәме белән, балаларның тормышын тагын да кызыклырак итү мөмкинлекләре дә эзлибез: «Синема-5», батут үзәге, «Бургер Кинг», «Лагуна»да боулинг һәм бильярд уйныйбыз.


Ә күптән түгел без «Шәһәр электр транспорты» генераль директоры Рафаил Хәбибуллинга хәйрия экскурсиясе оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Ул игелекле кеше булып чыкты. Үтенечебезгә каршы килмәде. Хәзер безнең балалар трамвайда Кызыл Чишмә бистәсенә кадәр клоуннар белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә китә алалар.
Рафаил Исмәгыйль улына барыбыз да рәхмәтле. Аның кебек күңелләре юмарт игелекле кешеләр булганда, клубта шөгыльләнүче балаларга боегырга туры килмәячәк.

Марина Красильникова, «Гренада» клубы мөдире

Фото М.Красильникованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев