Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Грант оттылар

Шәһәребезнең 77нче балалар бакчасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы грантына ия булды.

Сертификатны башкалабыз Казанда министр Рафис Борһанов үзе тапшырган. Бу елда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә республиканың 28 бакчасы лаек булган. Алар арасында шәһәрдәшләребез булуы аеруча куанычлы. Бакча мөдире Асия Нуруллина әлеге грантка заманча техник җиһазлар алырга җыенуын әйтте.
Бүгенге көн таләпләренә туры килердәй уеннар, таратма материаллар әзерләү өчен ламинатор, төсле принтер кебек җиһазлар бакчага бик кирәк. Чөнки балаларны ике телдә дә аралашырга өйрәтү, республикабызның ике дәүләт теленә дә тигез ихтирам тудыру – балалар бакчасыннан ук башлана.
Замана баласы хәзер китаптан төсле рәсемнәр генә карап утырмый, аңа заманча гаджетлар кирәк. Әгәр һәр төркемдә ноутбук, проекторлар булса шөгыльләр тагын да җанлырак, кызыклырак уза. «Балалар иртәсе»н уздыру өчен яхшы микрофон да комачауламый. Җиңгәннән соң, балалар бакчасының боларны алу мөмкинлеге булыр һәм бакча эше тагын да җанланыр дигән ышаныч белән, без бу коллективка киләчәктә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X