Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гомерләрен медицина белән бәйләмәкчеләр

Түбән Кама үзәк хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» республикакүләм фестивале кысаларында, быел мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызлар белән очрашу узды.

Укучыларга шәһәребезнең дәвалау учреждениеләре турында тәфсилләп үзәк хастаханәнең баш табибы Габибулла Әхмәдов һәм балалар хастаханәсенең баш табибы Рамил Хәмидуллин сөйләде. Сорауларга шулай ук сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова җавап бирде. Дәрәҗәле кунак итеп Казан дәүләт медицина университеты проректоры Илшат Мостафин чакырылган иде.
Гомерләрен медицина белән бәйләргә теләүче егетләргә һәм кызларга югары уку йортларына керү шартларын аңлаттылар һәм башка файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Габибулла Әхмәдов, белем алгач, туган шәһәренә әйләнеп кайтуларына өметен белдерде. Казанда укучы 6 нчы курс студенты Алия Нурмыева исә студентлар тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, иң күп сорауларны Илшат Мостафинга бирделәр.

Фото http://ncrmb.su/ cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев