Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Газетага языл һәм бүләк ал!» конкурсына йомгак ясалды

«Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» диләр. Чыннан да, бүләкнең зурысы-кечкенәсе юк. Аны яхшы теләк белән бирәләр. «Туган як»ка язылып, төрле конкурсларда катнашкан кешеләр моны бик яхшы аңлый. Конкурс дигәннән, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар арасында призлы конкурсларны атна саен оештырып килдек. Һәм менә, бәхет өстенә - бәхет...

«Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» диләр. Чыннан да, бүләкнең зурысы-кечкенәсе юк. Аны яхшы теләк белән бирәләр. «Туган як»ка язылып, төрле конкурсларда катнашкан кешеләр моны бик яхшы аңлый.

Конкурс дигәннән, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар арасында призлы конкурсларны атна саен оештырып килдек. Һәм менә, бәхет өстенә - бәхет дигәндәй, газетага язылу кампаниясе ахырына якынлашканда гына, «НТР» медиахолдинг компаниясе үз составындагы «Туган як», «Нижнекамская правда» һәм «Нижнекамское время» газеталарына язылучылар арасында «Газетага языл һәм бүләк ал!» дигән конкурс игълан иткән иде. Монда инде бүләкләрнең зурлары - смартфон, велосипед, теплоходта 4 көнлек круизга юллама да булды. Башка призларның бәяләре дә начар түгел. Ә иң мөһиме: язылучыларыбыз әйтмешли, «кәҗәсе түгел, мәзәге» дигәндәй, газетага язылу белән беррәттән, шул конкурста катнашып, кыйммәтле призга да ия булу начармыни?!

Алдан вәгъдә ителгәнчә, 28 июльдә конкурска йомгак ясалды. Анда катнашырга теләп, исемлеккә теркәлүчеләр арасында призлар уйнатылды. Ул көнне «НТР» медиахолдинг компаниясе ишегалдындагы мәйданчык бәйрәмчә гөрләп торды: килгән кунакларга агачлар күләгәсендә урындыклар куелган, җыр-музыка яңгырый, шунда ук, теләгән кешегә өч газетаның берәрсенә язылып, конкурста катнаша алу мөмкинлеге дә бар иде.

Призлар өләшү чарасын алып баручы НТР хәбәрчесе Вадим Струминский, әле кешеләр җыелып беткәнче һәм төп конкурсны башлаганчы ук, «мини викторина» уздырып алды.

Аларда җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. Сораулар барысы да «Туган як», «Нижнекамская правда», «Нижнекамское время» газеталарына кагылышлы һәм бик катлаулы да түгел иде. Һәрхәлдә, әлеге өч басма белән даими танышып баручылар сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Ә бүләккә тартмалы чәйләр, теш пасталары һәм башка кызыксындыру бүләкләре бар иде.

Һәм менә көтелгән мизгелләр: төп конкурс башланып китте. Вадим конкурсны карарга килгән Алмаз исемле малайны үзенә ярдәмгә чакырды. Беренче эш итеп, төп призларга - смартфон, велосипед, юллама - һәр өч газетадан кандидатлар билгеләнде, һәр газетадан уенга катнашырга теләүчеләр исемнәре язылып бөтерелгән билетларны уйнату барабаныннан алып, аерым тартмага салып куелды (әлегә сюрприз булып торсын өчен исемнәре әйтелмәде)

Аннан соң, өч газетадан конкурста катнашучы барлык билетларны барабанга салып болгаткач, Алмаз билетларны берәм-берәм алып, калган призлар уйнатылды. Аларга ия булучылар үзләре килгән булса, бүләкләрен шунда ук ала алдылар.

Шунысын да әйтү урынлы булыр, күпчелек призлар «Туган як»ка язылучыларга чыкты. Монысына гаҗәпләнергә кирәк түгел, чөнки язылучыларыбыз сан ягыннан калган ике газета укучыларына караганда күбрәк иде. Шул сәбәпле, конкурста катнашырга теләүчеләребез да күп булды. Бу хәл «Туган як» укучыларының активлыгын тагын бер мәртәбә күрсәтте...

Иң соңыннан өч төп призга кандидатлар итеп билгеләнгән һәм тартмага аерып куелган билетлар уйнатылды. Нәтиҗәдә, смартфон - «Туган як»ка язылучыга, велосипед - «Нижнекамское время»га, теплоходта 4 көнлек круизга юллама «Нижнекамская правда» газетасына язылучыга чыкты.

Конкурска йомгак ясау күпсанлы күзәтүчеләр карашы астында, алып барылды һәм призлар бик гадел таратылды. Газета укучыларыбызга шундый зур бүләкләр әзерләп, бәйрәм уздырган «НТР» медиахолдинг компаниясенә рәхмәт, әлбәттә.

Ә түбәндә «Туган як» газетасыннан конкурста катнашып призларга ия булучыларның исемнәрен язабыз. Әгәр 28 июльдә конкурсның барышын карап торырга килеп, бүләкләрне алырга өлгермәгән булсагыз, призларны редакциягә килеп алыгыз.Үзегез белән паспортыгызны һәм газетага язылу турындагы квитанциягезне алып килергә дә онытмагыз.

2017 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына язылып, «Газетага языл һәм бүләк ал!» конкурысында катнашкан һәм призларга ия булган кешеләрнең исемлеге:

Габдуллина Кадрия - «Дина» косметология салонына сертификат (1000 сум), Заһруллина Зәлия - «Сезон» кибетеннән сертификат (1000 сум), Сәләхова Роза - «Нова» медицина үзәгенә сертификат (500 сум), Габидуллина Рәйсә - «Дина» косметология салонына сертификат (1000 сум), Фәйзуллина Анна - «Дентал» стоматологиясенә сертификат (500 сум), Сәләхова Альбина - СМАРТФОН, Фәссәхова Гөлзирә - «Дентал» стоматологиясенә сертификат (500 сум), Хәмитзакиров Фоат - «Сезон» кибетеннән сертификат (500 сум), Нуриева Нәгыймә - «Дина» косметология салонына сертификат (1000 сум), Низаметдинова Чулпан - «Сезон» кибетеннән сертификат (500 сум), Мифтахов Фоат - «Дина» косметология салонына сертификат (1000 сум), Мөхәмәтдинов Камил - «Сезон» кибетенә сертификат (500 сум), Миңсафина Венера - «Дина» косметология салонына сертификат (1000 сум), Шәрипов Госман - «Сезон» кибетеннән сертификат (2000 сум), Шәйхетдинов Марс - «Дентал» стоматологиясенә сертификат (500 сум), Мотыйгуллин Камил - «Сезон» кибетеннән сертификат (500 сум), Сабирҗанова Минзилә - «Сезон» кибетеннән сертификат (2000 сум).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев