Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гармун сайрый» дисәк тә...

Безнең татар халкы көй-моң яратучан халык бит ул. Тик... Артык булса май да ботканы бозган кебек, колак төбендә көне-төне көй яңгыраса да бик рәхәт түгел икән.

Сүзем Бызов урамы, 3нче йортта урнашкан музыка мәктәбе турында. Әйе, заманында бу мәктәпне ачып, татар милләтпәрвәрләре бик зур эш эшләделәр. Ул чорда татар музыка мәктәбе булып ачылса да, хәзер бу бинада бишенче номерлы музыка мәктәбе булып, балаларны төрле уен коралларында уйнарга өйрәтәләр.

Күз алдыгызгы китерегез, иртән төнге сменадан кайтып яттыгыз гына, ә сезнең колак төбегездә «Әпипә» көен бер музыка коралында өйрәнә башладылар. Бу йортта яшәүчеләрнең зарлары урынлыдыр да. Дөрес, йортның беренче катында ук түгел ул мәктәп, янкормасында урнашкан Тик, үзең яшәмәгәч, белеп булмый шул.

Әнә, шушы йортның бишенче фатирында, икенче катта яшәүче Фәрит абый Шәмсетдинов та редакциябезгә килеп, күңелен бушатып китте. Аның сүзләренчә, алар инде 30 ел иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр шушы музыка астында яшәргә мәҗбүрләр. Кая гына язмаганнар да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгәннәр. Әллә аларның шикаятьләреннән туеп, әллә чынлап та ярдәм итәргә теләп, музыка мәктәбенә шушы ук урамда, 26А йортка күчәргә тәкъдим булган. Нигәдер музыка мәктәбе күчәргә риза булмаган. Сәбәпләрен Фәрит абый да, без дә белмибез.

Бәлки аларга кимрәк мәйдан тәкъдим иткәннәрдер. Я булмаса, бина торышы начаррак булгандыр...

«Ул бинада сәнгать мәктәбе урнашкан. Бер түбә астында яшәргә теләмәсәләр, ичмасам, шул сәнгать мәктәбе белән урыннарын алышсалар иде. Рәссамнарның тавыштыны чыкмый торгандыр» – ди ул, аптырагач.

Беренче тапкыр, зар белән килгән кешене юатырлык сүзләр таба алмадым. Алар да кызганыч, көне буе тешкә тигән өйрәнчек көйләрне тыңларга мәҗбүр. Төрле уен коралларында уйнарга өйрәнергә теләгән һәм тырышып-тырышып репетицияләр ясаган балалар да.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X