Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гариза яз – нәтиҗәсен күрерсең

Шәһәребездә күп функцияле үзәк ачылгач, түбәнкамалыларга төрле инстанцияләргә йөрү, акчаны арадашчылар аша түләү мәшәкате калмады: яңа үзәккә гариза язасың да, билгеләнгән вакытта тиешле белешмә яки документны килеп аласың. Калган башка эшләрне, шул исәптән документларны ведомствоара килештерүне дә, шәһәр һәм авыл кешеләре өчен «ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп...

Шәһәребездә күп функцияле үзәк ачылгач, түбәнкамалыларга төрле инстанцияләргә йөрү, акчаны арадашчылар аша түләү мәшәкате калмады: яңа үзәккә гариза язасың да, билгеләнгән вакытта тиешле белешмә яки документны килеп аласың.
Калган башка эшләрне, шул исәптән документларны ведомствоара килештерүне дә, шәһәр һәм авыл кешеләре өчен «ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе үзе үти. Үзәкнең Түбән Кама филиалы начальнигы Илдар Мусин Түбән Кама шәһәр советының регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзаларына шул хакта сөйләде.
Хәзер күп функцияле үзәк халыкка 140 төрдән артык хезмәт күрсәтә, шул исәптән, 34 федераль, 3 региональ, 78 муниципаль һәм 30 өстәмә хезмәтләр.
«Росреестр», кадастр палатасы, миграция һәм салым хезмәтләре, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды, «Роспотребнадзор», «Росимущество», хезмәт дәүләт инспекциясе, суд приставлары хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, ЗАГС идарәсе, муниципаль хакимият органнары алар белән бер командада эшли. Үзәкне төзегәндә, җиһазландырганда һәм бизәгәндә уңайлылык һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү стандартлары буенча барлык таләпләр дә үтәлде. Якында гына түләүсез машина кую урыны, керү ишеге янына пандус ясалган. Күп функцияле үзәкнең эчендә мәгълүмат бирү, көтү һәм кабул итүне уңайлаштыру өчен шартлар бар. Мисал өчен, мәгълүмат залында консультация бирү тәрәзәләре һәм инфоматлар урнаштырылган, көтү залында Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, түләү-банк терминаллары, документларның күчермәсен алу аппараты, хәтта ана-бала бүлмәсе, балалар почмагына кадәр бар.
Илдар Мусин әйтүенчә, һәр ай саен диярлек исемлектә яңа хезмәтләр барлыкка килә. Әйтик, агымдагы елның июненнән башлап, түбәнкамалылар, бирегә килеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасындагы шәхси счетларын тикшертә ала. Бу хезмәткә 173 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Июльдән башлап, күчемсез милекне сату-алу килешүләре төзү, кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт хокукы һәм башка мәсьәләләр буенча адвокатлар бушлай консультация бирә. Сентябрьдә исә кече һәм урта бизнесны үстерү буенча Федераль корпорация хезмәткәрләре дә гариза бирүчеләрне кабул итә башлаган.
Үзәк белгечләре ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга җыенмый, яңадан-яңа проектлар эшләнә. 2015 елда уздырылган «Татарстан Республикасының иң яхшы күп функцияле үзәге» республика бәйгесендә «Иң яхшы күп функцияле үзәк» һәм «Татарстан Республикасында күп функцияле үзәкнең иң яхшы белгече» (Е. Хәнәфиева) номинацияләрендә җиңү яулау үзе үк коллективның югары һөнәри осталыгын күрсәтүче дәлил.
Тулаем алганда, шәһәр Советы депутатлары күп функцияле үзәкнең Түбән Кама филиалы эшчәнлегеннән канәгать калды. Алар үзәк җитәкчелегенә ведомствоара бәйләнешләрне тагын да ныгытырга киңәш бирде. Бу теләсә кайсы хезмәтне кыска вакытларда башкарып чыгарга ярдәм итәчәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев