Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гаиләдә кадерле кеше

Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... Һ.Такташ. Биш бала анасы булу бүгенге заманда зур батырлык таләп итә. Табу бер хәл: үстерү, тәрбияләү, укыту күпме вакыт, тырышлык һәм, әлбәттә, чыгымнар таләп итә. Моны Гөлназ Камалова яхшы белә. Әмма һәр баласы көтеп алган. Кияүгә чыкканда,...

Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен
матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...
Һ.Такташ.
Биш бала анасы булу бүгенге заманда зур батырлык таләп итә. Табу бер хәл: үстерү, тәрбияләү, укыту күпме вакыт, тырышлык һәм, әлбәттә, чыгымнар таләп итә. Моны Гөлназ Камалова яхшы белә. Әмма һәр баласы көтеп алган. Кияүгә чыкканда, үзенә 18, иренә 20 яшь була. Апасы чакыргач, гаилә белән Түбән Камага күченәләр. Хатын авырга уза, баланы вакыты җитеп таба, әмма улын кочарга да, назларга да өлгерми - өч көн дигәндә сабый җан бирә.
- Табиблар пневмония дип яздылар. Кем белгән инде аны, - дип куйды Гөлназ моңсу гына.
1999 елда кызлары Фәнзилә туа. Исемен әнисе үзе куя, яраткан укытучысы исеме икән. Кыз агропромышленность көллиятендә укый, быел чәчтараш һөнәре алып чыга. Әлбәттә, беренче клиенты әнисе була.
- Әнинең чәчен хәзер үзем кисәм, буйыйм, - ди ул. - Гомумән, мин матурлыкны яратам, шуңа да кешеләрне матур итәргә телим.
Икенче кызлары Әлфинәгә 16 яшь тулды. Анысы быел медицина көллиятенә кергән. Теләге фармацевт булу. Әнисе дә:
- Аларның әйбәт белем алуларын, акча эшләп, аякка басуларын телим. Үзем 20 ел урам җыештыручы булып эшләгәч, минем кебек интекмәсеннәр иде, - дип хыяллана. Ике зур кызы - аның төп ярдәмчеләре, таянычлары. Җәен хастаханәдә операция ясаткан, аннары тернәкләнгән вакытта да көн саен әтиләре белән аның урынына эшләделәр.
Балалары иркә түгел, тәртипле, бар эшкә дә җаваплы карыйлар. 12 яшьлек Азалия дә, 3нче сыйныфта белем алучы Әдилә дә, быел гына мәктәпкә киткән Адель дә кайткач дәресләрен үзләре әзерлиләр. Гел эштә булгач, кайчак аларның дәрескә әзерлекләрен тикшереп торырга вакыты да булмый Гөлназның. Шулай да балалар «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә укыйлар.
- Балаларны бер-бер артлы тапканда, хәерчеләр арттырасың дип, күршеләр ачуланса да, мин курыкмадым. Бишесе дә, Аллага шөкер, тыныч. Алар кечкенә чакта бер дә авыр булмады. Ә менә мәктәпкә киткәч, хәлләр бераз кыенлашты. Мәктәпкә әзерләү, кышкы, көзге кием сатып алу зур чыгымнар таләп итә, - дип дәвам итә Гөлназ. - Әмма авырлыклардан курыкмыйм, башкалардан көнләшмим. 2-3 эштә бил бөккән чаклар да булды. Хәзер генә сакланам.
Гөлназ «Минем сүзем - закон» дисә дә.
- Андый усал булмады ул. Безнең әни кебек кешене табарга кирәк әле, аңа һәйкәл куярлык, - ди әнисе турында Фәнзилә.
Сер бирмәсәләр дә, ту-лай торакның кечкенә бүлмәсендә зур гаилә булып яшәү бер дә җиңел түгел. Ипотекага чиратта 41нче булып торалар. Әмма гаиләнең иң зур байлыгы - аларны яклаучы, кайгыртучы, яратучы әниләре булу. Гөлназның балалары һәм ире моны аңлый, кадерен белеп яшиләр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X