Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гаилә шатлыгы

Быелгы Гашыйклар көне Түбән Камада «Татнефть» төркеменең 120 хезмәткәре гаиләләре өчен икеләтә бәхетле булды, аларга фатир ачкычлары тапшырдылар, һәм хәзер алар хезмәттәшләр генә түгел, күршеләргә дә әверелделәр.

«Татнефть» компаниясендә хезмәткәрләрне уңайлы торак белән тәэмин итү буенча мөһим мәсьәләне хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Һәм менә 7300 квадрат метр мәйданлы чираттагы ун катлы өч подъездлы йорт, яңа фатир алучыларны кабул итәргә әзер. Ул социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән һәм Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына ярдәм булып тора. Йорттагы барлык фатирларда да эчке эшләр тулысынча башкарылган, сантехника, газ плитәләре, датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән.
Беренчеләрдән булып «ТАНЕКО» да эшләүче Алмаз Фәттахов гаиләсе якты фатирга керде: «Без ике бүлмәледән өчлегә күчәбез. Ишекне беренче ачып керүне кызыбызга ышанып тапшырдык», – диделәр бәхетле фатир хуҗалары. Кыз әнисенең, бусаганы уң аягыңнан атлап керергә, дигән сүзләрен үтәгәч, энесе Азат белән барлык бүлмәләрне дә карарга йөгерделәр. Бер-ике минутка гына ишегалдына карый торган тәрәзә янында да тукталдылар. Аннан менә дигән күренеш ачыла, ә җиһазландырылган балалар мәйданчыгы, шул күренешнең матур бер бизәге булып күренеп тора.
Ирле-хатынлы Сәгыйдуллиннар да фатирлары белән танышудан канәгать калды. «Мин бик шат, – ди Түбән Кама механика заводы хезмәткәре Лиана. – Ирем Наил белән безгә барысы да ошый. Алга таба җиһазлар сатып алырга планлаштырабыз. Эшкә бару өчен автобус тукталышы да йорт янында гына булса, тагын да яхшы булыр. Хәзер балалар бакчасыннан кайткач, улыбызның һәм кызыбызның фатирны ничек бәяләячәкләрен генә көтәсе калды».
Торак алу – зур гаилә бәйрәме, шуңа күрә яңа йортка күчүчеләр күп санлы туганнары белән килгән. Түбән Кама ТЭЦында эшләүче Алсу Галиеваны да шундый зур «ярдәм төркеме» озатып йөрде: «Бүген бездә «Татнефть» ярдәме белән берничә ел көткән искиткеч вакыйга булды», – дип, шатлыгы белән уртаклашты ул.
Радик Кутушев фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X