Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гаилә» паркы игътибар үзәгендә

«Шәһәрләр билгеләре» премиясенең «Җәмәгать киңлекләре» номинациясендә «Гаилә» паркы беренче урынга лаек булган. Проект авторы архитектор Эмиль Сираҗетдиновка Мәскәүдә бүләк тапшырганнар. Әлеге проект соңгы ун ел эчендә яңарту һәм төзекләндерү өлкәсендәге уникаль практикаларны туплау белән шөгыльләнә. Бигрәк тә Россия төбәкләрендәге архитектурада булган үзгәрешләргә игътибар бирелә. Исегезгә төшерәбез: беренче төзүчеләр тарафыннан агачлар...

«Шәһәрләр билгеләре» премиясенең «Җәмәгать киңлекләре» номинациясендә «Гаилә» паркы беренче урынга лаек булган. Проект авторы архитектор Эмиль Сираҗетдиновка Мәскәүдә бүләк тапшырганнар.
Әлеге проект соңгы ун ел эчендә яңарту һәм төзекләндерү өлкәсендәге уникаль практикаларны туплау белән шөгыльләнә. Бигрәк тә Россия төбәкләрендәге архитектурада булган үзгәрешләргә игътибар бирелә.
Исегезгә төшерәбез: беренче төзүчеләр тарафыннан агачлар утыртылган шәһәр паркын Түбән Каманың 50 еллыгына яңарттылар. Биредә гаилә белән ял итәргә, велосипедта йөрергә була. Гомумән, һәр кеше үзенә шөгыль таба ала. Мәсәлән, «Сыерчык оялары» тирәсендә кафе һәм кечкенә кибетләр урнашкан, спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен баскетбол, волейбол, бадминтон уеннары мәйданчыклары булдырылган. Ә 2900 квадрат метр тәшкил иткән мәйданда төрле яшьтәге балалар өчен таганнар, карусельләр, таучыклар, үрмәләп менү өчен комплекслар, «тарзанка»лар һ.б. урнашкан. Гүя ниндидер тылсымга ия булган музыкаль фонтан янына һәр кичне дистәләрчә кеше җыела. Амфитеатрда концертлар, күңел ачу чаралары, конкурслар уза. Кышын чаңгыда йөрергә яратучылар өчен 2,5 километр озынлыктагы трасса сузыла.
Паркның зур өлешен табигать кочагында калдырганнар. Бу - аның зур өстенлеге. Өлкән яшьтәге кешеләр дә, яшьләр дә каенлык һәм чыршылар тирәсендә йөрергә, эскәмияләрдә утырып торырга ярата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев