Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гаетне күтәренке рух белән уздырдык

Узган дүшәмбедә мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете уңаеннан, Түбән Кама шәһәре һәм районындагы барлык мәчетләрдә дә гыйбад кылдылар. Бәйрәмнең төп урыны - Үзәк Җәмигъ мәчете иде. Иртә таңнан ук биредә Түбән Кама мөселманнары җыела башлады. Мәчет эчендә урын җитмәгәннәр, вәгазь тыңлау һәм намаз уку өчен, мәчет каршындагы мәйдандә...

Узган дүшәмбедә мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете уңаеннан, Түбән Кама шәһәре һәм районындагы барлык мәчетләрдә дә гыйбад кылдылар. Бәйрәмнең төп урыны - Үзәк Җәмигъ мәчете иде. Иртә таңнан ук биредә Түбән Кама мөселманнары җыела башлады. Мәчет эчендә урын җитмәгәннәр, вәгазь тыңлау һәм намаз уку өчен, мәчет каршындагы мәйдандә урын алдылар. Бәйрәм тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да катнашты.

«Корбан» сүзе гарәп теленнән алынган һәм «якынаю» дигән мәгънәне аң-лата, - диде үзенең вәгазендә Үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. - Аллаһка ышанучы бәндәләр һәрвакыт Аллаһыга тәгаләгә якынаерга, Аңа бару юлында булырга тиеш. Кемдер бүген, ә кемдер иртәгә яки берсекөнгә барыбер үзе сайлаган корбанлык терлекне чалачак. Корбанлык аша без үзебезне шушы фани дөньяга яраткан Аллаһыга якынаю мөмкинлеге алабыз. Корбан чалу - Аллаһы тәгаләнең безгә карата кылган исәпсез игелекләренә рәхмәт булып барып ирешә. Корбан - Аллаһының кем икәнен һәм үзебезнең кем икәнлегебезне искәртеп торучы символ. Без - Аллаһының коллары. Ул - безнең хуҗабыз, туендыручыбыз һәм без шушы корбанлыклар белән Аллаһыны онытмавыбызны, масаймавыбызны белдерәбез. Тормышыбыздагы бөтен авырлыклар, кыенлыклар, Аллаһы хакын хакламаганга, аны тормыш ваклыкларына, ялган тотрыклылыкка, бер көнлек муллыкка, вакытлыча гына булган рәхәтлекләргә алмаштырганнан килә. Шуңа да без йөрәкләребез белән һәрчак Аллаһыны эзлибез, аңа якынаерга тырышабыз»
Мөселманнарның һәр-берсе бу көнне мохтаҗларны ризыкландырырга, ятимнәрне кайгыртырга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә күңел җылысы бирергә тиеш. Ислам кануннары буенча корбанга чалынган хайван ите өч өлешкә бүленә: бер өлеше мохтаҗларга таратыла, икенчесе кунакларга сый-хөрмәт өчен тотыла, өчен-чесе хуҗаның үзенә кала.
«Корбан бәйрәме - ата-бабаларыбыздан калган изге бәйрәм. Аларның варисы буларак, мин дә бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәргә тиеш. Безнең буын кешеләренә динне дөрес аңлатып бирүче булмады. Ләкин бәйрәмгә килү - безнең изге бурыч», - диде түбәнкамалы Фәһим Ганиев.
Мәчеткә килүчеләр, намаз укудан һәм корбан чалудан тыш, табын артында бәйрәм ризыкларыннан да авыз иттеләр, дусларын, танышларын очратып, аларны Корбан гаете белән котладылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев