Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гает күңелләребезгә ямь өстәде

25 июньдә мөселман дөньясы Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итте. Тантаналы чаралар Түбән Камада да узды. Ураза тотып, намаз укып, садака биреп, күӊелләрне пакьландырырга ашыкканнар өчен бер ай үтте дә китте. Иртәнге сәгать 7дә үзәк мәчет янында шактый кеше җыелган иде. 8 сәгатьтә бәйрәм намазы башланды. Төнлә яӊгыр яву, көн болытлы...

25 июньдә мөселман дөньясы Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итте. Тантаналы чаралар Түбән Камада да узды. Ураза тотып, намаз укып, садака биреп, күӊелләрне пакьландырырга ашыкканнар өчен бер ай үтте дә китте. Иртәнге сәгать 7дә үзәк мәчет янында шактый кеше җыелган иде.
8 сәгатьтә бәйрәм намазы башланды.
Төнлә яӊгыр яву, көн болытлы булу бәйрәм рухын сүндермәде, киресенчә, мәчет эченә сыймыйча, мәчет ишегалдына җәелгән келәмнәргә басып, намаз укучылар байтак булды. Аннары игътибар белән вәгазь тыӊладылар.
Махсус урнаштырылган тартмаларга садака салучылар күп, шунда басып торган бабайлар дога кылды. Сәүдә нокталарында дини әдәбияттан алып дисбе, яулык, камыр ризыклары, яшелчәләргә кадәр сатылды. Теләгән кеше ашап-эчә алды. Туган-тумачалар, дус-ишләр очрашып, күрешеп, бер-берсен бәйрәм белән котлады.
- Алдагы тормышыбыз имин, тыныч, балаларыбыз бәхетле булсын, ислам юлыннан туры барырга насыйп итсен, - дигән теләктә Мәликә Кәримова.
Ә менә 80 яшьлек Гөлнур апаның күзләреннән ихтыярсыз яшь ага: бу айны исән-сау уздырып җибәргәнгә шатлана, әмма киләсе елга Рамазан аен күрә алырмынмы икән, дип борчыла. Шуӊа да төнлә йоклый алмаган икән.
Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин да котлады.
- Мөселман һәм мөслимә кардәшләремне Рамазан гаете белән чын күӊелдан тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны кабул итеп, Рамазан аенда ничек күӊелләребезне пакьлаган, җаннарыбызны сафлаган булсак, безгә шушы пакьлыкта, сафлыкта яшәргә насыйп итсен, - дип теләде ул.
Бу гает аныӊ өчен дә, шәһәрдәшләр өчен дә башка елдагылардан бераз аерылып торды. 12 ел буе Түбән Кама мөхтәсибәтен җитәкләгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Казанга китәргә җыена. Вәгазь ахырында хәзрәт түбәнкамалылар белән саубуллашты.
- Рәсми имам-мөхтәсиб буларак мин Түбән Камада соӊгы гаеттә булдым. Аннан, Диния нәзарәте рәисенеӊ фәрманы белән, Казан шәһәренә күчәргә туры киләчәк. Мин бу шәһәргә килмәгән булсам, моныӊ кадәр яхшы кешеләр белән танышып, дуслашып яшәүнеӊ нәрсә икәнен белмәс идем. Аллаһы Тәгалә Казанда да шундый кешеләр очратып, куанычын-шатлыгын китерер, иншалла. Бердәмлекне, мәчетләребезне сакларга насыйп булсын, - диде ул.
Сәгать унда бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. Понига, дөягә атланып йөрү, эстафеталарда, уеннарда катнашу - балалар өчен кызыклы чаралар күп булды. Янәшәдә яулык бәйләү буенча мастер-класс узды. 5-10 минут саен биредәге кызлар теләгән һәр хатын-кызга төрлечә модалы итеп яулык бәйләп торды. Амфитеатр сәхнәсендә исә балалар чыгыш ясады: догалар укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Ул арада, бәйрәм рухын куәтләп, ялт итеп кояш та чыкты.
Кичә мәчеттә, күптәнге традиция буенча, физик яктан мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезне кунак иттеләр. Алар өчен Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь укыды. Аннары кунаклар пылау белән сыйландылар һәм тәм-том белән чәй эчтеләр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев