Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гадел хөкемнәр генә чыгарылсын

Түбән Камада яңа суд бинасы ачылды. Коридорлары, заллары иркен, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган, 65 машина кую урыны бар. Федераль программа кысаларында, Татарстанда мондый зур объект моңа кадәр бары Яр Чаллыда гына төзелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, шәһәребезнең һәм башка районнарның суд органнары вәкилләре катнашты.  
Түбән Кама район халык суды үз эшен 1965 елның 18 сентябрендә башлаган. 1978 елга кадәр ул Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә урнашкан. 1982 елдан суд һәм прокуратура Студентлар урамындагы 7 нче йортта булган. 2,8 мең квадрат метр тәшкил иткән бу бинадагы тар коридорлар, кечкенә бүлмәләр хезмәткәрләргә дә, шәһәрдәшләргә дә кыенлыклар тудырган.   
Вахитов урамы, 24 адресы буенча урнашкан яңа суд бинасы төзелешенә беренче таш 2016 елның августында салынган иде. Ул «2013-2020 елларда суд системасы үсеше» федераль программасы буенча төзелгән. Алты катлы яңа бинаның мәйданы – 4 мең квадрат метр. 
Биредә тулысынча җиһазландырылган һәм судьяларның киңәшләшү бүлмәләре булган 22 зал урнашкан. Гаризалар аерым бүлмәдә кабул ителәчәк. Шулай ук шаһитлар, адвокатлар һ.б. өчен аерым бүлмәләр бар. Мәйдан җәмәгать, хезмәткәрләр һәм ябылудагы кешеләр өчен аерым өлешләргә бүленгән. Нәтиҗәдә, коридорларда кеше күп җыелмаячак, ә ябылудагыларны суд залына аерым ишектән кертәчәкләр.
Шулай ук сәламәтлеге буенча физик мөмкинлекләре чикле булган түбәнкамалыларга да шартлар тудырылган: инвалид арбалары өчен уңайлы тротуарлар, автомат пандус, лифт, заманча турникетлар эшләнгән.  
Суд бинасы янында 65 машина сыйдырышлы урын ясалган.  Якында гына яңа форматлы тукталыш павильоны урнашкан. 
«Районның тотрыклылыгы һәм иминлеге суд системасының нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына бәйле. Бу заллардагы яңа шартлар безнең суд органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак», – дип ассызыклады Айдар Метшин.  
«Бүген без шундый икенче бина ачабыз, аның беренчесе Яр Чаллыда төзелде. Илебез җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу биналар федераль программа буенча һәм кыска вакыт эчендә төзелде, шәһәр хакимияте алар өчен матур урын бүлеп бирде. Безнең суд системасы илебез Президенты куйган бурычларга туры килергә тиеш. Аларны үтәү өчен лаеклы шартлар булдырырга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Тантана ахырында ТР суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов Түбән Кама шәһәре суды рәисе Газиз Гыйсметдиновка символик ачкыч тапшырып, яңа бинада бары тик гадел хөкемнәр генә чыгарылуын теләде.

Руслан Хәйруллин фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X