Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фирдәвис кебек асыл егетләр булганда...

Үз Татарстаныбыздамы, Россиядәме яки ерак Кытайда яисә Америкадамы - кая гына яшәсә дә, һәрбер татар өчен Габдулла Тукай исеме һәм татар халкы - бер-берсеннән аергысыз олы төшенчә, милли төшенчә, милли горурлык! Тукай премиясен бирүнең, милләт буларак, татарларны елга бер мәртәбә уятып алу ягыннан да әһәмияте бар. Бу Азат абый бик...

Үз Татарстаныбыздамы, Россиядәме яки ерак Кытайда яисә Америкадамы - кая гына яшәсә дә, һәрбер татар өчен Габдулла Тукай исеме һәм татар халкы - бер-берсеннән аергысыз олы төшенчә, милли төшенчә, милли горурлык!
 
Тукай премиясен бирүнең, милләт буларак, татарларны елга бер мәртәбә уятып алу ягыннан да әһәмияте бар. Бу Азат абый бик вак нәрсә турында яза, дип әйтергә ашыкмагыз. Чынлыкта да шулай. Гадәттә, бу Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе кандидатлар исемлеген игълан иткәннән соң була. Аңа кадәр, ваемсыз бер битарафлык халәтендә булган йөзләр, меңнәр уяна. Китә бәхәс, китә сүз көрәштерүләр, премиягә тәкъдим ителгәннәрнең әллә кайчандагы ялгышларын искә төшерүләр һәм... барысы бер кешедәй булып, кайсы да булса кандидатны хуплаулар. Менә бу юлы да шулай. Интернетка күз салсаң да, башка чыганакларга игътибар итсәң дә, җанлылык сизелә. Афәрин! Битарафлар юк! Халык фикере - куәтле ташкындай, ул сине йомычкадай бөтереп алып упкынга да ыргыта ала, шулай ук, биеклеккә дә күтәрә ала. Тукай премиясен кемгә бирергә, дигән сорауга, шул «Азатлык» сайтында бик күпләр Түбән Кама архитекторы Фирдәвис Ханов исемен атаганнар. Ул егетне күптәннән беләм. Озак еллар буе бер шәһәрдә яшәдек, милли күтәрелеш елларында, иңгә-иң торып, халкыбызга хезмәт иттек. Фирдәвис ул бервакытта да чәчрәп чыкмас, башкарган эшен күрсәләр, үзенә генә хас бер тыйнаклык белән, сөенер. Төпле, ышанычлы һәм үзенең татар булуы белән, халкы белән, халкының данлы үткәне белән горурланучы егет.
 
Үзенең хезмәт юлын Казанның фотожелатин заводында слесарь буларак башлаган Фирдәвис Түбән Кама җиренә инже-нер-төзелеш институтын тәмамлаган яшь архитектор буларак аяк басты... Ул шәһәр советы башкарма комитетының архитектура бүлеген җитәкләгән еллар иде. Шул сиксәненче еллар азагында Бакый ага Урманче Түбән Камага олы бүләк әзерләде - Габдулла Тукайның бронза бюстын ясады! Бакый ага белән бергәләп, Тукай бюстын куярга лаеклы урын сайлап бик озак йөрдек. Яшьлек урамындагы беренче төзүчеләр утырткан агачлыкның олы юлга карап торган ягын Бакый ага бик ошатты. Өстәвенә, Г.Тукай исемендәге китапханә дә янәшәдә генә!
 
Тукай бюсты өчен пьедестал һәм аның тирә-ягы архитектор Фирдәвис Ханов проекты буенча эшләнде, матурланды. Нәкъ шул вакытта Фирдәвис Гайнетҗан улы ул агачлыкта парк булдыру уе белән яши башлады... Еллар узды һәм, ниһаять, архитекторларның 2012 елда Мәскәүдә уздырылган халыкара конкурсының «Ландшафт архитектурасы» номинациясендә Фирдәвис Хановның Тукай паркы проекты иң яхшысы дип табылды. Бу зур җиңү, дөньякүләм танылу иде. Эш бик азда гына калды - үз Татарстаныбызның, үз шәһәребезнең Фирдәвисне тануында һәм аның проектын тормышка ашырырга алынуында!
 
Анысын күпме көтәргә туры килер иде, Татарстанда парклар һәм скверлар елы игълан ителгәч, түбәнкамалылар бәхетеннән, Фирдәвиснең бу проекты буенча Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы төзеп куйдылар. Милли бизәкләр, Тукай әкиятләре гәүдәләнеше булган Шүрәле һәм Батыр, Су Анасы һәм Малай, Кәҗә һәм Сарык һ.б. сыннар, Тукай шигырьләреннән өзекләр язылган стенд-китаплар паркка килүчеләрне халкыбызның тарихи мирасы белән таныштыра. Шигъри cүз осталары, әдәбият сөючеләр өчен сәхнәсе булган махсус мәйданчык та бар монда. Тукай паркы турында озаклап сөйләргә, язарга була, әмма иң яхшысы, үз күзләрең белән күрү, милли рухны тою.
 
Түбән Каманың республикабызда гына түгел, ил күләмендә иң төзек, иң матур һәм милли рухлы шәһәрләрнең берсе булып танылуында Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы Фирдәвис Хановның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Сабантуй комплексы, Җәмигъ мәчете, «Гаилә» паркы, Җиңү монументы, «Изгеләр чишмәсе» һ.б. - барысы да аның проекты буенча төзелгән. Ә инде аның шәһәргә кабатланмас милли рух биреп торучы иҗат җимешләреннән берсе булган Тукай исемендәге әкият паркы - республикабызда гына түгел, Россия күләмендә бердәнбер. Шушы парк проекты өчен Россия архитекторлар берлегенең Чаллы бүлеге Фирдәвисне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә бик урынлы тәгъдим итте. Моны мин дә хуплыйм, ул мондый бүләккә, һичшиксез, лаек дип саныйм.
 
Азат ЗЫЯТДИНОВ,
Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир - әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X