Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Фин компаниясе шөгыльләнәчәк

Шәһәребездә һаваның чисталыгын тикшереп, күзәтеп тору белән Vaisala фин компаниясе шөгыльләнәчәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында бу компания вәкиле белән һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында компания Түбән Кама сәнәгать территориясендә һава чисталыгын күзәтү һәм тикшерү буенча үз тәкъдимнәре булуын җиткерде.
«Комплекслы якын килү – безнең мөмкинлекләрне сезнеке белән берләштерү кирәк. Vaisala датчикларыннан файдаланып, юл станцияләрен модернизацияләү, мондый җиһаз белән тулысынча тәэмин итеп җиткерү һәм соңыннан бу тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына тарату кирәк», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. «Төп максат – республикада бердәм күзәтчелек үзәге булдыру», – дип басым ясап әйтте министр.
Шулай ук финнарның программаларны, электрон үлчәү системаларын һәм җиһазларны гамәлгә кертү буенча халыкара тәҗрибәсен исәпкә алып, атмосфераны пычратуның күренми торган чыганакларының географик координатларын билгеләү мөмкинлеге белән, пычратучы матдәләр таралуының математик моделен эшләү мәсьәләләре каралды.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев