Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Фил көтүе» таптап узган, диярсең!

Габдулла Тукай паркы биш ел элек кенә тулысынча яңартылса да, сыннар да, фонтан, амфитеатр да, бай китапханә дә һәрвакыт шунда булгандыр кебек.

Балалар өчен зур уен мәй-данчыгы бер дә буш булмый. Янәшәдәге тренажерларда да шөгыльләнүчеләр байтак. Парк эчендәге сыннар янында кем генә фотога төшми. Фонтанда җәен сабыйларның су коенуын өнәп бетермим, анысы... Су анасы сынына ук менеп ки-тәләр бит! 
Паркта ял итәр өчен эскәмияләр күп, амфитеатрда төрле кичәләр, концертлар даими үткәрелеп тора, ачык һавада кино күрсәтә башладылар. Кичләрен олылар да, балалар да рәхәтләнеп кино карап утыра.  
Шәһәрдә нинди генә бәйрәм булмасын, Габдулла Тукай китапханәчеләре төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештыра, ә шәһәр көнендә гармунчылар фестивале үткәрү матур гадәткә кереп китте... 
Их, куллары кычытып торучы вандаллар булмаса!  Бервакыт китапханә тәрәзәсен ватып киткәннәр. Баксаң, анда хәтта видеокамера да урнаштырылмаган булган икән. Ә парктагы сыннарны ник каерырга, җи-мерергә, тырнарга кирәк?! Юкса, парк ачылганда, «алар вандалларга бирешми торган ныклы материалдан ясалган», диделәр. Ул фонтанның яктырткычларын ничә тапкыр ваттылар инде?!
«Әкиятләр паркындагы сыннарны, барельефларны, язуларны бәргәләп, җимереп бетерделәр, кышларын һәйкәлдә чаңгы шуалар. Сакчылар үзләре зарлана, ә ремонтлау мәсьәләсе әле һаман чишелмәгән. Кунаклар каршында оят. Бу бит Рәсәйдә әкиятләр тематикасына багышланган бердәнбер парк», – ди ачынып, Түбән Кама шәһәре мэрының,  шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фир-дәвис Ханов.
Инде паркның йөзек кашы булган Габдулла Тукай һәйкәле дә, бүген кызганыч хәлдә. Һәйкәл төбендәге плитәләр таушалган, баскыч плитәләре җимерек, селкенеп тора... Тукаебыз ятимләнеп, төссезләнеп киткән... Әйтерсең, һәйкәл янынан көн саен «фил көтүе» уза. Ә архитектура һәм төзелеш идарәсендә бу хакта беләләрме икән? Начальнигы Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, беләләр. Май аенда анда Түбән Кама 
шәһәре мэры булып, җаваплы кешеләргә ул паркны тәртипкә китерергә кушкан иде. 
– Кызганычка, шәһәр бюджетында әлегә бу максатка акча юк. Әмма мөмкинлек чыгу белән, быел һәйкәлгә косметик ремонт ясыйбыз, киләсе елга исә капиталь ремонт көтелә, – диде   Эмиль Сираҗетдинов.
Әлегә шунысы билгеле: «Бала белән күбәләк» сынын реставрацияләүне, аны ясаган сынчы үз өстенә алган. 
Парктагы матурлыкны ничек саклап калырга? Периметр буенча 32 камера булса да, сакчыларда күзәтү мониторлары юк шул. Шуңа күрә, тәртип бозучыларны ачыклау авыр. Мониторларга, әлеге дә баягы, дигәндәй акча юк. Ата-аналар балалары белән әңгәмә үткәреп, мәшәкатьләнеп ятмый, сабыйлары фонтанда чума-чума уйнаганда, «ләчтит» сатып утыралар.
Ышанам, паркны яңартырлар. Тик вандалларны гына төзәтеп тә, үзгәртеп тә булырмы икән?!
Лилия Заһретдинова
Фотода Габдулла Тукай исемендәге паркның бүгенге аяныч хәле... / Булат Заһретдинов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X