Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Федераль Сабантуйга әзерлек йөзеннән

7 июльдә Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабан-туй узачак. Татарстан Президенты карары буенча, оештыру эшләрендә Түбән Кама шәһәре дә катнашачагы турында язган идек инде. Шушы көннәрдә республика делегациясе Чабаксарда булып кайтты.

Вәкилләр арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов та бар иде. 
Чаралар 6 июльдә башланыр дип көтелә. Бу көнне Чабаксар шәһәренең Опера һәм балет театрында Татарстанның сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Тантана 7 июльдә иртәнге 8.00 сәгатьтә шәһәрнең Кызыл мәйданында башлана, 10.00 сәгатьтә Чувашия һәм Татарстан артистлары катнашында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелә.
Рәсми өлештән соң, Түбән Кама делегациясе кунакларны үз мәйданчыгында көтә. Биредә шәһәребезнең иң яхшы коллективлары чыгыш ясаячак, халык уеннары һәм көрәшләр оештырылачак. Интерактив мәйданчык – татар ихатасын да куярга җыеналар. Биредә кунаклар татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияты белән таныша алачак. Бәйрәмдә барлыгы 500 дән артык якташыбыз катнаша.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X