Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Елларым...Җырларым...

Әлеге төшенчәләр Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе өчен бер-берсеннән аерылгысыз. Тормышлары иҗатта үтә. Быел аларның үзешчән сәнгатькә аяк басуларына 50 ел, гаилә коруларына - 45 ел тула. Әйтергә кирәк, юбилей даталар моның белән генә чикләнми. Шуңа да Гайнемөхәммәтовлар гаилә бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә булалар. 50 ел сәхнәдә. Флүр абый баянда уйный, җырлар яза, Рәзинә...

Әлеге төшенчәләр Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе өчен бер-берсеннән аерылгысыз. Тормышлары иҗатта үтә. Быел аларның үзешчән сәнгатькә аяк басуларына 50 ел, гаилә коруларына - 45 ел тула. Әйтергә кирәк, юбилей даталар моның белән генә чикләнми. Шуңа да Гайнемөхәммәтовлар гаилә бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә булалар.

50 ел сәхнәдә. Флүр абый баянда уйный, җырлар яза, Рәзинә апа аларны тамашачыга җиткерә. Гайнемөхәммәтовларны иҗаттан тормыш авырлыгы да, яшәеш мәшәкатьләре дә аермаган. Киресенчә, гаиләне ныгыткан гына. Ике балалары да сәнгать юлын сайлаганнар.

Быел Флүр белән Рәзинә Гайнемөхәммәтовларга 70 яшь тула. Әлеге датаны алар зурлап үткәрергә булалар. Казаннан кызлары Иркә да кайта. Ул танылган скрипкачы һәм җырчы.

Гайнемөхәммәтовларны Түбән Камада гына түгел, республика күләмендә дә беләләр. Бер генә федераль сабантуе да алар катнашыннан башка узмый. Иҗат аларга көч бирә һәм шуңадыр алар үзләрен бәхетле итеп хис итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Елларым...Җырларым...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев