Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экология проблемалары күтәрелде

Узган Иҗтимагый совет утырышында муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Ленар Әхмәтов экологияне пычратучы компанияләр хакында саннар китерде.

Һавага начар матдәләр таратучы оешмаларны санап киткәндә, үзеннән иң зур өлеш кертүче «ТАИФ» компаниясе предприятиеләре икән. Аларга һава пычратуның 86 проценты туры килә. Ә халык арасында иң нык сүгелгән «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең һаваны пычратуга өлеше күпкә азрак – 42,2 процент. Шулай ук, «ТАИФ-НК»га – 28,4 процент, ә «Татнефть» кә – 13 процент чамасы туры килә.
«Безне көннән көн күбрәк агулыйлар» дип зарлану да урынсыз. Ленар Әхмәтов әйтүенчә, һавага начар матдәләр тарату очраклары 90 нчы елларга караганда күпкә азайган. Мисал өчен, 1998 елда һавага 125 мең тонна агулы матдәләр чыгарылса, бу, үтеп баручы 2019 елда, чама белән 60 мең тонна. Ә 2017 елда иң чиста һава сулаганбыз. Ул елны атмосферага 51,6 тонна агулы матдәләр таралган.
Шунысы сөенечле, шәһәребездә экологик проблемаларны хәл итү юлында елдан-ел яңа проектлар гамәлгә ашырыла. Быел да агулы матдәләр белән һавабызны пычратмас өчен шактый мөһим карарлар кабул ителгән. Әйтик, «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе су чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләрен тәмамлап, агынты сулар җыю өчен яңа коллектор сафка бастырырга әзерләнә.
Фән-техника алгарышы тулы куәтенә үскәндә, шәһәребездә дә ел саен яңа заводлар төзелеп, сафка баса. Аларны кабул иткәндә сулар һавабыз, эчәр суыбыз һәм бездән соң киләсе буынның сәламәтлеге турында да онытмасыннар иде. Чөнки, сәламәтлек – бернинди акчалар да түләп, сатып алып булмый торган иң зур байлыгыбыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X