Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экология җаваплылыгы өчен бүләк

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы мәртәбә экология өчен бүләккә лаек булды. Предприятие «Россия бизнес лидерлары: динамик һәм җаваплылык - 2016» конкурсы кысаларында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү 13-17 мартта Мәскәүдә уздырылган Х Россия бизнесы атналыгы кысаларында үткәрелде. Бүләкләрне РСПП президенты Александр Шохин шәхсән үзе тапшырды. Форумда «ТАНЕКО»...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы мәртәбә экология өчен бүләккә лаек булды. Предприятие «Россия бизнес лидерлары: динамик һәм җаваплылык - 2016» конкурсы кысаларында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү 13-17 мартта Мәскәүдә уздырылган Х Россия бизнесы атналыгы кысаларында үткәрелде. Бүләкләрне РСПП президенты Александр Шохин шәхсән үзе тапшырды. Форумда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте исеменнән промышленность һәм экология куркынычсызлыгы идарәсе начальнигы Руслан Фатыйхов катнашты.
 
Бу бүләк үзенең стратегик проектын гамәлгә ашыру барышында «Татнефть» Компаниясенең югары дәрәҗәдә социаль җаваплылыгын тагын бер мәртәбә күрсәтте. Түбән Камада нефть эшкәртү комплексының беренче этабын төзү барышында гына да табигатьне саклау технологияләрен гамәлгә ашыру өчен, тулаем алганда, 26 миллиард сумнан артык акча тотылды. Бу производствоның атмосферага, су ресурсларына һәм туфракка тискәре йогынтысын күпкә киметергә ярдәм итте. Бүгенге көндә «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте икътисад күрсәткечләре буенча да, шулай ук, производство экологиясе ягыннан да иң заманча Россия предприятиесе булып тора. «ТАНЕКО» ационерлык җәмгыяте белгечләре даими уздыра торган экология мониторингы күрсәткечләре дә шуны раслый.
 
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, экология эшчәнлеге һәм иң яхшы технологияләрне тормышка ашырган өчен, «ТАНЕКО» алдагы елларда да инде берничә мәртәбә федераль һәм республика бүләкләренә лаек булган иде.
 
Елена Токарева.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев