Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Экология җаваплылыгы өчен

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиядә табигатьне саклау эшчәнлеге лидеры-2017» XIII Бөтенроссия конкурсында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды. Әлеге дәрәҗәле бәйге ел саен «Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады», «Кеше сәламәтлеге һәм экология» халыкара форумнары инициативасы белән үткәрелә. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә тапшырылган бүләк Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешендә...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиядә табигатьне саклау эшчәнлеге лидеры-2017» XIII Бөтенроссия конкурсында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды.
Әлеге дәрәҗәле бәйге ел саен «Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады», «Кеше сәламәтлеге һәм экология» халыкара форумнары инициативасы белән үткәрелә.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә тапшырылган бүләк Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешендә һәм алардан файдалану процессында табигатьне саклау буенча «Татнефть» Компаниясе алып бара торган җитди эшчәнлекне тагын бер мәртәбә раслады.
Шунысы мөһим: экологик вәзгыятьне яхшырту эшчәнлеге төбәктә системалы нигездә алып барыла. Шулай итеп, «ТАНЕКО» АҖ атмосферага чыгарылучы төтен газларының составын автомат тикшерү приборлары белән җиһазландырган беренче предприятие булды. Узган елда гына да заводның экологик күрсәткечләрен яхшырту буенча берничә чара башкарылды. Аерым алганда, тимер юл эстакадасында нефть продуктларын агызу урыннары техник яктан яңадан җиһазландырылды.
Шунысын да әйтергә кирәк: экологик эшчәнлек һәм иң яңа технологияләрне гамәлгә керткәне өчен, «ТАНЕКО» АҖ элекке елларда да берничә тапкыр федераль һәм республика бүләкләренә лаек булган иде.
Елена ТОКАРЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев