Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дәрәҗәле бүләк

Түбән Кама язучысы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллин «Ел китабы» конкурсында III урынны алган «Чүл бүресе» китабы өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлеге конкурста 2015 елда басылып чыккан 356 китап катнашкан. Шуларның 40ы - чәчмә, 45е тезмә әсәрләр, 44е балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан...

Түбән Кама язучысы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллин «Ел китабы» конкурсында III урынны алган «Чүл бүресе» китабы өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Әлеге конкурста 2015 елда басылып чыккан 356 китап катнашкан.
Шуларның 40ы - чәчмә, 45е тезмә әсәрләр, 44е балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 88е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 94е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. Бәйге Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.
Ул әдәбият сөючеләргә һәм статистик мәгълүматка нигезләнгән, дисәң дә ялгыш булмас. Татарстанда басылып чыккан китапларның якынча 75 проценты китапханәләр буенча таратыла, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1514 китапханәсе катнашкан. Алар җибәргән мәгълүмат буенча 2017 елның 10 мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән.
Чәчәмә әсәрләр арасында беренче урын Рәфкать Кәраминең «Кая чабасың, гомер юртагы?» бирелгән, икенче урын Камил Кәримовның «Карурманда кара песи» китабы яулаган. Өченче урынга ия булган Фәтхулла Абдуллинның «Чүл бүресе» хәтта Зифа Кадыйрованы һәм Гөлсинә Галимуллинаны артта калдырган: алар кызыксындыру бүләгенә лаек булган.
Төзмә әсәрләренә килгәндә, данлыклы якташыбыз, халык шагыйре Разил Вәлиевның «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть» җыентыгы китапханә укучылары арасында иң актив кулланышта булган.
- Мондый бүләк күпмедер дәрәҗәдә синең иҗатың республика күләмендә танылу дигән сүз. Бу - минем өчен зур сөенеч. Дипломны тапшырганда «бүләгегезгә каршы бүләк» дип «Кама таңнары» әдәби альманахны бүләк иттем, - ди әдип.
Китапта «Чүл бүресе» һәм «Чуерташ» повестьлары урын алган. Икесендә дә төп геройлар - хатын-кызлар, аларның авыр язмышка бирешмичә Кеше һәм Ана исеменә лаек булулары тасвирлана. Берсе җыелма образ булса, икенчесе - реаль кеше. Фәтхулла Абдуллин үзе әйтүенчә, ачы язмышлары турында елый-елый язган. Ә күңелне биреп, иҗат ителгән әсәр укучыга тәэсир итми калмый ул.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев