Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дөньяны ямьләп, тормышны матурлап...

Халыклар дуслыгы йортында уздырылган Аналар көне хатын-кыз затының дөньяны ямьләр, тормышны алып барыр өчен яратылган зат икәнен тагын бер кат раслады. Муниципаль район башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина тантананы ачып, залда утыручыларны бәйрәм уңаеннан котлады. «Түбән Камада хатын-кызлар җәмгыяте оештырылганга - биш ел. Шул вакыт...

Халыклар дуслыгы йортында уздырылган Аналар көне хатын-кыз затының дөньяны ямьләр, тормышны алып барыр өчен яратылган зат икәнен тагын бер кат раслады.
Муниципаль район башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина тантананы ачып, залда утыручыларны бәйрәм уңаеннан котлады.
 
«Түбән Камада хатын-кызлар җәмгыяте оештырылганга - биш ел. Шул вакыт эчендә бик күп чаралар үткәрдек. Шәһәребездәге хәрби частьтагы солдатларга, елның-елында, Ватан сакчылары көнендә татлы бәлешләр һ.б. әзерләп алып барабыз. Аларның әниләре дә, бәлки, үз якларында хезмәт итүче түбәнкамалы егетләрне өйдә пешерелгән камыр ризыгы белән сыйлыйдыр... Ел саен «Авыл хуҗабикәсе» конкурсы уңган-булган хатыннарны үзенә җыя. Хатын-кызлар арасында автомобильдә узышу да традициягә керде. Аналар бәйрәме исә өченче ел уздырыла инде. Теләге булган һәркемгә, мастер-классларда бушлай кул эшләренә өйрәнү, әңгәмә-лекцияләрдә катнашу мөмкинлеге бар бүген», - дип сөйләде Э.Долотказина һәм бәйрәм программасы белән таныштырды.
Залда утыручыларны Түбән Кама икмәк комбинатының профсоюз комитеты рәисе Лилия Гатауллина да Аналар көне белән тәбрикләде: «Бу - соңгы елларда барлыкка килгән бәйрәмнәрнең иң яхшысы. Безнең икмәк комбинаты сезне экологик чиста һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өчен тырыша».
Котлау сүзләренә 64нче бакча нәниләренең җырлы-биюле чыгышы белән башланып киткән концерт ялганды. 23нче, 28нче һәм 80нче бакча балаларының җырларын, биюләрен дә тамашчы алкышларга күмде.
Концерттан соң, хатын-кызлар психолог Елена Хәмидуллина, эшмәкәр Ләйсән Гарипова һәм гинеколог Юрий Почитаевның лекцияләрен тыңладылар. Хатын-кызлар кайсы белгеч янына күбрәк җыелган дисезме? Әлбәттә, гинеколог һәм психолог сөйләгәнне тыңларга теләүчеләр бик күп иде. Кешеләрнең 90 проценттан артыгының беренче хисне мәхәббәт дип уйлап ялгышуы, гаиләне саклау өчен бик нык түземлек кирәклеге турында сөйләүче психолог Елена Васильевнаны һәркем зур игътибар белән тыңлады.
«Соңгы ун елда республикабызда сөт бизләре рагы 3,5 мәртәбә артты. Шуңа да хатын-кызга, үз сәламәтлегенә битараф булмыйча, ике елга бер мәртәбә УЗИ үтәргә, елга бер мәртәбә маммологка күренергә кирәк, дип киңәш итүче Юрий Алексеевичның лекциясе тә-мамлангач та, тыңлаучылар аңа сорау арты сорау яудырды...
Фойедагы күргәзмә-сатуны да, аеруча, лаеклы ялдагы Нина Михайлованың үреп һәм бизәкләп ясаган сумкаларын, «косметичка»ларын, Елена Коновнинаның тасмалар белән чигеп ясаган картиналарын һ.б. сокланып карап йөрде халык. Төрле мастер-класслар да әниләрне һәм балаларны гына түгел, ә әтиләрне дә үзләренә җыйды.
Аларның барысы да, Аналар көнен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, «Түбән Кама хатын-кызлары» җәмәгать оешмасына һәм аның җитәкчесе Эльвира Долотказинага рәхмәтле иде.
Фирзия БАТТАЛОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев