Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дагестанга озаттылар

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе 9 июль итрәсендә үзенең тугыз хезмәткәрен - патруль-пост, ИВС, икътисад куркынычсызлыгы бүлеге, наркотик-ларның законсыз әйләне-шенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләрен, криминалистны, участок полицейскиен һәм Кама Аланы эчке эшләр бүлегенең дежур часте начальнигын урынбасары ярты елга Дагестанга озатты. Эчке эшләр идарәсе начальнигы ярдәмчесе, личный состав белән эшләү...

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе 9 июль итрәсендә үзенең тугыз хезмәткәрен - патруль-пост, ИВС, икътисад куркынычсызлыгы бүлеге, наркотик-ларның законсыз әйләне-шенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләрен, криминалистны, участок полицейскиен һәм Кама Аланы эчке эшләр бүлегенең дежур часте начальнигын урынбасары ярты елга Дагестанга озатты.
Эчке эшләр идарәсе начальнигы ярдәмчесе, личный состав белән эшләү бүлеге начальнигы эчке хезмәт полковнигы Тәлгать Кубеев идарә каршында тезелгән хезмәткәрләргә юлга чыгар алдыннан соңгы күрсәтмәләрен, киңәшләрен җиткерде:
- Ватан каршындагы бурычыгызны намус белән үтәгез. Дагестанда тыныч тормыш халкы иминлеген, җәмәгать тәртибен саклауда тырышлык, уяулык күрсәтерсез дип ышанам. Алты айдан исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.
Шулай ук, идарәнең ИВС начальнигы полиция майоры Илдар Капаев та Дагестанга китүче хезмәткәренә хәерле юл теләп, хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләрдә киңәшләшү өчен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырата алуын җиткерде.
Дагестанга китүчеләр, якыннары белән саубаллашу өчен, биш минут вакыт бирелүгә, алар әти-әниләре, хатыннары һ.б. янына ашыктылар...
Команда яңгырауга, бар да микроавтобуска төялде. Үз гаиләләреннән, үз шәһәрләреннән һәм үз эш урыннарыннан ярты елга аерылып торачак тугыз хезмәткәрне алып, микроавтобус Казанга юл алды. Якшәмбе кичендә инде алар, Татарстан эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды составында, Дагестанга кузгалдылар.
Безнең егетләр Дагестанның Унцукул районындагы Шамилькалада җәмәгать тәртибен саклаячаклар. Заманында Ирганайский ГЭСын төзүчеләр тарафыннан нигез салынган һәм 1990 елда Шамил имам исемен йөртә башлаган поселок ул. 2012 елның мартында, Россия эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе буенча, Татарстан эчке эшләр министрлыгының оператив төркеме Чечняның Гудермес шәһәреннән шушы Шамилькалага күчерелгән булган.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре Шамилькалада үзләренә кадәр хезмәт иткән алты полицейскийны алмаштырачак. Түбән Камага ул алты ир-егет 16 июльдә кайтып җитәргә тиеш.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев