Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чыршы шәһәрчекләре кайларда булачак?

Елның соңгы, ә кышның беренче аена кердек. Димәк, Яңа ел бәйрәменә дә дүрт атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Ул бәйрәмне, бигрәк тә Яңа ел каникулларын безнең түбәнкамалылар шәһәребездәге Чыршы мәйданчыкларында уздырырга гадәтләнгән. Быел ул мәйданчыклар кайларда булачак? Муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе Фирдәвис ХАНОВ...

Елның соңгы, ә кышның беренче аена кердек. Димәк, Яңа ел бәйрәменә дә дүрт атнадан аз гына артыграк вакыт калып бара. Ул бәйрәмне, бигрәк тә Яңа ел каникулларын безнең түбәнкамалылар шәһәребездәге Чыршы мәйданчыкларында уздырырга гадәтләнгән. Быел ул мәйданчыклар кайларда булачак? Муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе җитәкчесе Фирдәвис ХАНОВ белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта.
 
- Һәр елдагы кебек үк, быел да шәһәрне бизәү буенча төрле эскизлар ясалды. Яңа бизәү материалларын, яңа җиһазларны өйрәнеп, Интернетта актарынып, төрле фирмалардан килгән тәкъдимнәрне карап чыктык. Ноябрь урталарында Мәскәүгә, Яңа ел бизәлешләре өчен махсус оештырылган күргәзмәгә барды безнекеләр. Кайбер фирмалар белән элемтәгә кереп, аларның материалларын шәһәребезгә китертү хакында сөйләшеп кайттылар. Шәһәрдә Яңа ел мәйданчыкларын бизәү буенча әзерлек киңәшмәсе үткәрелде. Безнең тәкъдимне шәһәр мэры карамагындагы махсус комиссия карап-тикшереп, үз тәкъдимнәрен өстәгәч, эшкә керешелде.
 
- «Вахитов урамы» тукталышында Чыршы мәйданчыгы булачакмы?
- Быел төп Чыршы мәйданчыгы урынын алмаштыра - шәһәр паркы территориясенә күчә. Шунлыктан, «Вахитов урамы» тукталышындагы Чыршы мәйданчыгы би-зәлмәячәк. Андагы конструкция сүтеп алынды.
- Димәк, халык быел яңа төзелгән «Гаилә» паркына агылачак.
- Элеккечә, Шәһәр паркы дип әйтү, ничектер, җанга якын, ияләнелгән. Шул паркка керә торган күпер янында, эчке яктан төсле утлар белән яктыртыла торган итеп, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары урнаштырылачак. Төрле төстәге лампалар белән бизәлгән күпернең ике ягында, «Яңа ел белән!» дигән язу (татарча һәм русча) торачак. Керүгә, лампалардан тротуар киңлегендә ясалган «йолдызлы күк» аркасы каршы ала. Андый «йолдызлы күк» өч җирдә: күпердән кергәч; МФЦны узып фонтанга бару юлында; фонтанны үткәч...
 
Парктагы «Сыерчыклар оясы» эчендәге һәр ояга лампа көйләнә һәм, чын өйне хәтерләтеп, ут балкып торачак. Тирны, кафены һ.б. үз эченә алган сәүдә почмагын, прокат бүлмәләрен дә, безнең эскиз буенча, хуҗалары бизәячәк.
Футбол, волейбол мәйданчыклары боз белән катырылып, аларда шугалак ясала. Боз өсте төрле төсләр белән яктыртыла.
Эстрада сәхнәсе каршындагы утыргычлар артында балалар өчен шугалак-тау, лабиринтлар була. Скульпторлар белән киңәшләшкәч, паркта боздан төрле сыннар эшләнәчәк.
 
Такта тротуарда яки велосипед юлында - тимераякта йөрү урыны, ә телевышкага илтә торган җәяүле юлында чаңгыда шуу өчен трасса ясала. Анысының озынлыгы 3 чакрымлап булыр, мөгаен.
- Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булган чыршыга урын кайда?
- Биеклеге 12 метр булган төп чыршы - фонтан урынында. Ул, фонтан конструкциясенә зыян китермәслек итеп, каркасы белән шуның җирлегенә ныгытылачак. Көндез дә, төнлә дә матур булсын өчен, чыршы җете төстәге уенчык белән бизәлеп, кичен лампаларның төсле балкышына кушылып, көй агылачак. Кафелар каршында, олы юл тирәсендә һ.б. бушрак урыннарда да кечкенә чыршылар куелачак.
- Красный Ключ поселогының елга яры буенда да Яңа ел мәй-данчыгы төзеләчәк бит әле...
- Әйе, анда елга яры буендагы яңа мәйданчыкларда, юлларда, кунакханә калкулыгында Яңа ел бизәлешләре булачак. Кичләрен трамвайдан төшеп яр буена килүче халыкка, ерактан ук күренеп торырлык итеп, кызыл утлар белән бизәлгән кызыл чыршы кую хыялыбыз бар. Ул чыршы көндез үзенең ак төстәге шарлары һ.б. уенчык белән каршы алачак. Кунакханә һәм якындагы башка биналарның стеналарында, лазер яктысы ярдәмендә, берсен-берсе алмаштырып торган төрле сыннар шәүләсе чагылдырыла. Камадагы боз өстендә спорт уеннары оештырыла.
Пристаньдагы күпер култыксаларын да яңгыр тамчыларыдай асылынып торган бисер лампалар белән бизәү күздә тотыла. Шундагы мәйданчыкта ясалган шугалакта тимераякта шуучы балаларны өлкәннәр трибунада карап утырачаклар. Шугалак бозында, Изге чишмәгә бару юлындагы тротуарда, балалар уен мәйданчыгында Яңа ел темасына туры китереп бизәлгән төсле ут балкыячак.
- Бар кешенең дә Шәһәр паркына яки пристань тирәсенә бару мөмкинлеге юк. Чыршы мәйданчыклары тагын кайларда булачак?
- Һәр елдагыча, «ТАНЕКО» җәмгыяте «Шифалы» санаторий-профилакторие янәшәсендәге «Кояшлы алан» паркында үз Чыршы мәйданчыгын корачак. Нефтехимиклар паркында, «Шинник» спорт комплексы каршында, «Җәлил» кинотеатры янәшәсендәге Лемаев скверында («ТАИФ-НК»), Химиклар урамындагы 16нчы йорт янында (ТЭЦ), Г.Тукай исемендәге паркта, шулай ук, Төзүчеләр поселогында, Красный Ключтагы мәдәният йорты янында, Зур Афанас авылында, Кама Аланында да Чыршы шәһәрчекләре халыкны үзенә җыячак. Мөмкинлектән чыгып, районыбыздагы авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдәге микрорайоннарда да Яңа ел мәйданчыклары ясау күздә тотыла.
Әгәр дә кешеләр, кардан һәм боздан мәйданчыклар ясаганны квартирлары тәрәзәсеннән генә карап утырмыйча, үзләре дә булышсалар, Чыршы шәһәрчекләре тагын да матуррак булыр. Чөнки үз күңел җылың салынган һәрнәрсәнең кадерен беләсең. Бәйрәм көннәрендә дә ул мәйданчыклар буш тормас, актив ял урынына әйләнер дип өметләнәбез.
Гомумән, түбәнкамалылар үзләре-нә әзерләгән бу бәйрәм бүләгенең кадерен белсеннәр, бернәрсәне дә ватмыйча-җимермичә, Чыршы шәһәрчекләрен матур килеш сак-ласыннар һәм шунда рәхәтләнеп ял итсеннәр иде...
 
Әңгәмәне Фирзия
БАТТАЛОВА язып алды

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев