Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чыршы шәһәрчекләре ачыла

Түбәнкамалылар өчен Яңа ел бәйрәме шәһәребездә Чыршы мәйданчыклары ачылу тантанасы белән башланып китә. Иң беренче булып, 22 декабрьдә 17 сәгатьтә Шәһәр паркында Түбән Каманың төп Чыршы мәйданчыгы тантаналы төстә ачылачак. Бу кичне бирегә килүчеләрне «Всё дело в шляпе…» дигән урам театры премьерасы, шәһәр җитәкчеләре котлавы, бии торган «киез итекләр», сөйләшә...

Түбәнкамалылар өчен Яңа ел бәйрәме шәһәребездә Чыршы мәйданчыклары ачылу тантанасы белән башланып китә.
Иң беренче булып, 22 декабрьдә 17 сәгатьтә Шәһәр паркында Түбән Каманың төп Чыршы мәйданчыгы тантаналы төстә ачылачак. Бу кичне бирегә килүчеләрне «Всё дело в шляпе…» дигән урам театры премьерасы, шәһәр җитәкчеләре котлавы, бии торган «киез итекләр», сөйләшә торган «бияләйләр», зур адымлы Кар малайлары, телевышканың бәйрәм балкышы һ.б. күңел ачу программасы көтә.
25 декабрьдә 17 сәгатьтә - Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, 26 декабрьдә 18 сәгатьтә - Красный Ключ поселогындагы Кама елгасы яры буенда, 27 декабрьдә 18 сәгатьтә - «Шинник» спорт комплексында һәм Красный Ключ поселогының үзендә, 28 декабрьдә 18 сәгатьтә - Н.Лемаев исемендәге скверда («Җәлил» кинотеатры янында) һәм Химиклар урамындагы 16г йорты янындагы мәйданчыкта, 29 декабрьдә 18 сәгатьтә - нефтехимиклар паркында, шул ук кичне 19 сәгатьтә «ТАНЕКО»ның «Шифалы» янәшәсендәге ял паркында Чыршы шәһәрчекләрен ачуга багышланган бәйрәм була.
Шәһәр башкарма комитеты, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе, «Нижнекамская нефтебаза», «Таиф-НК», «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО», «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятьләре тарафыннан ясалган бу Чыршы мәйданчыклары 28 февральгә кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев