Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чын хуҗалар бармы

Яз җитүгә, шәһәрне кышкы чүп-чардан чистарту башланды. Соңгы елларда предприятие хезмәткәрләренең шушы күркәм кампанияләрдә катнашулары аеруча күңелле, рәхмәт аларга. Быел кыш үзенчәлекле килде. Кары да бик аз булды. Аның каравы, бозлавык-лы юллар, тротуарлар халык өчен зур газапка әйләнде. Шунлыктан, халык йөри торган урыннарда күпләп ком сибелде. Язын шул пычракны җыештырырга...

Яз җитүгә, шәһәрне кышкы чүп-чардан чистарту башланды. Соңгы елларда предприятие хезмәткәрләренең шушы күркәм кампанияләрдә катнашулары аеруча күңелле, рәхмәт аларга.
Быел кыш үзенчәлекле килде. Кары да бик аз булды. Аның каравы, бозлавык-лы юллар, тротуарлар халык өчен зур газапка әйләнде. Шунлыктан, халык йөри торган урыннарда күпләп ком сибелде. Язын шул пычракны җыештырырга күпме көч түгелде!
Әйе, 2013 елдан «Яшел дулкын» кампаниясе җәелдерелде, бик күп куаклар утыртылды. Аллаһының рәхмәте белән, аларның күбесе тамырланып китте. Тик, һәрбер предприятие шул куакларга су сибеп, төпләрен йомшартырга дигән күрсәтмә алсалар да, исләре китмәде. Мисалга ерак йөрмим. Үз кулларым белән сулар сибеп, йомшартып үсәргә мөмкинлек биргән яшь каен үсентеләрен, кыш көне кар белән бергә трактор эттереп, сындырып бетерде (трактор йөртүче никадәр надан булса да, аз гына уйлый белергә тиештер, ләбаса?!). Быел бер дә бу эшкә катнашып йөрисе килми. Җитәкчеләрнең үтә дә җавапсыз, битараф булулары йөрәктә әрнү уята. Газоннар өстеннән машиналар чаба, утырткан чәчәкләр, куаклар рәхимсез рәвештә изелә.
Йортлар идарәсенә кабат-кабат ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә карамастан, берәү дә бу әшәкелеккә чик куярга ашыкмый. Шулай булгач, шәһәребезне яшелләндерәбез дигән булып, күз буяу өчен генә агач утырту кампаниясе уздырган булып, соңыннан шуңа төкереп тә бирмәгәч, ул чарадан ни мәгънә?! Чын хуҗаның бит бар эше дә ялт итеп тора. Ни өчен йортлар идарәләре җитәкчеләре, халыктан акча җыюны гына үз эше итеп саный, ник чын хуҗа була белмиләр? Үз чиратында, алар белән идарә итүче җитәкчеләр дә Түбән Кама халкы тормышы өчен зур әһәмияткә ия шәһәр хуҗалыгының, чын хуҗалары булсыннар иде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев