Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чүп-чардан котылабыз

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 апрельдән Татарстанда шәһәр һәм авыл территорияләрен чүптән чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Җитәкчеләрнең узган «эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Баландин, Түбән Камада әлеге акциянең барышы турында мәгълүмат бирде. 1 апрельдә уздырылган беренче өмә көнендә торак-коммуналь хуҗалыкларның идарәче компанияләре хезмәткәрләре, җитәкчеләр,экология...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 1 апрельдән Татарстанда шәһәр һәм авыл территорияләрен чүптән чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Җитәкчеләрнең узган «эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Баландин, Түбән Камада әлеге акциянең барышы турында мәгълүмат бирде.
1 апрельдә уздырылган беренче өмә көнендә торак-коммуналь хуҗалыкларның идарәче компанияләре хезмәткәрләре, җитәкчеләр,экология Министр-лыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре һ.б. катнашкан. Бу көндә өмәгә барлыгы 250дән артык кеше чыккан, 20дән артык махсус техника җәлеп ителгән, шәһәрдән 24 куб метр чүп чыгарып түгелгән. Бордюр кырыйларындагы каты карны һәм бозны ватканнар, чүп җыйганнар һәм себергәннәр.
Быел әлеге экологик икеайлыкны өч этапта үткәрү планлаштырыла. 13,14 апрельдә узган беренче этапта шәһәрдәге үзләренә беркетелгән территорияләрдә барлыгы 56 предприятие һәм оешма вәкилләре, 2500дән артык түбәнкамалы, 179 техника катнашкан, шәһәрдән 400 куб метр чүп чыгарып түгелгән.
Өмәләрнең 20, 21 апрельдә узачак икенче этабында барлык беркетелгән участокларны чүп-чардан арындыру, бордюрлар кырыендагы комны җыю, агачларны, коймаларны һәм урам яктырткычлары беркетелгән баганаларны тузаннан һәм пычрактан чистарту бурычы тора.
27 һәм 28 апрельдә өмәнең өченче этабы булачак. Анысында инде чүпләрне тулысынча җыеп бетерү, бордюрларны, агачларны баганаларны буяу планлаштырыла.
Барлык шушы эшләр барышында оешмаларга беркетелгән территорияләрнең ни дәрәҗәдә җыештырылуы күзәтелеп, тикшерелеп торачак. Шулай ук, шәһәр урамнарының нинди торышта булуын хәбәр итү, түбәнкамалыларга үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткереп шалтырату өчен 39-48-75 номеры белән элемтә телефоны эшләячәк.
Әлбәттә, үз территорияләрен чистартуга салкын карган оешмаларга штраф салыначак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев