Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чистартырга өлгермәсәләр

Явым-төшем күп булган алдагы көннәрдә, шактый урыннарда кар көртләре өелде. Бу хәл коммуналь хезмәттәгеләргә эш өстәде. Махсус техника иртәдән үк чыкса да, юлларны тиз генә чистартып бетерә алмады. Экологлар кар көртләрен өеп калдыручыларга каршы даими көрәш алып бара. Шәһәрдән кар чыгару өчен 13 махсус мәйданчык булдырылса да, кайбер оешмалар эшләрен...

Явым-төшем күп булган алдагы көннәрдә, шактый урыннарда кар көртләре өелде. Бу хәл коммуналь хезмәттәгеләргә эш өстәде. Махсус техника иртәдән үк чыкса да, юлларны тиз генә чистартып бетерә алмады.
Экологлар кар көртләрен өеп калдыручыларга каршы даими көрәш алып бара. Шәһәрдән кар чыгару өчен 13 махсус мәйданчык булдырылса да, кайбер оешмалар эшләрен җиренә җиткереп башкармыйлар. Нәтиҗәдә, урамнарда машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлык-лар тудыра торган кар өем-нәре хасил була. Мондый хәл ел саен кабатлана. Мисал өчен, узган ел 30дан артык шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Бу хәлгә юл куйган барлык оешмалар штрафка тартылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев